Җирле шагыйрә Девәтернә мәктәбе укучылары белән очрашты
Җәяүле буран себерә, Ий карлар оча гына. Кереп барам табигатьнең Ак мамык кочагына... Куркытмый безне бураннар, Очрашу бит бер генә... Канатланып килеп җиттем Девәтернә мәктәбенә... Шундый шигъри юллар белән башладык Көтмәс буеның иң гүзәл авылларының берсе булган Девәтернәдә укучылар белән очрашуны. Гомумән, балалар белән һәр очрашу күңелне яктырта, уйларны, фикерләрне...
Җәяүле буран себерә,
Ий карлар оча гына.
Кереп барам табигатьнең
Ак мамык кочагына...
Куркытмый безне бураннар,
Очрашу бит бер генә...
Канатланып килеп җиттем
Девәтернә мәктәбенә...
Шундый шигъри юллар белән башладык Көтмәс буеның иң гүзәл авылларының берсе булган Девәтернәдә укучылар белән очрашуны. Гомумән, балалар белән һәр очрашу күңелне яктырта, уйларны, фикерләрне сафландыра, чистарта, төрләндерә ул... Бу мәктәп укучыларының да самими чыгышлары, гаҗәеп төрле, кызыклы сораулары, бүләккә китапларны алгач ихлас сөенүләре мине таң калдырды. Без Тукай шигырьләрен дә тыңладык, җирле шагыйрә буларак, үземнең шигырьләрне укучылар авызыннан ишетү дә олы сөенеч булды.
Балалар "Яшь каләмдәш" түгәрәген оештырып булмасмы дигән сорау да бирделәр. Йә, аларның изге ниятенә, теләгенә ничек каршы киләсең инде?! Кабат очрашулар теләп аерылыштык без. Очрашуны оештырган мәктәп җитәкчелегенә, укытучыларга зур рәхмәтләремне җиткерәм.
Әлфирә НИЗАМОВА,
Татарстан һәм Удмуртия Язучылары берлекләре әгъзасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев