Иртәгә Әгерҗедә юллар ябыла
Яшәеш

Иртәгә Әгерҗедә юллар ябыла

Иртәгә, 4 августта, Әгерҗедә шәһәрнең 80 еллыгы һәм Тимерьюлчылар көне уңаеннан өч мәйданда тантаналы чаралар узачак.

Болар  - “Локомотив“ стадионы, Үзәк мәйдан, “Яшьлек“ скверы. Шунлыктан 8-24 сәгатьләрдә К.Маркс урамының Сәетов урамы чатындагы светофордан алып “Пограничный“ кибетенә кадәр өлешендә, Гоголь, Пушкин урамнарында машинадлар хәрәкәте чикләнә.


Нет комментариев