Иртәгә Әгерҗедә - зур бәйрәм
5 августта Әгерҗедә Шәһәр һәм Тимерьюлчылар көне уңаеннан зур бәйрәм чаралары була. 14 сәгатьтә - Мәдәният сарае каршындагы мәйданда бәйрәмне ачу тантанасы, бүләкләүләр. 15.30 сәгатьтә - Әгерҗе районы сәнгать осталары концерты. 15-17 сәгатьләрдә - Боз сараенда Россия тимер юллары призына хоккей уеннары. 16-18 сәгатьләрдә - Әгерҗе районы башлыгы кубогына футбол...
5 августта Әгерҗедә Шәһәр һәм Тимерьюлчылар көне уңаеннан зур бәйрәм чаралары була.
14 сәгатьтә - Мәдәният сарае каршындагы мәйданда бәйрәмне ачу тантанасы, бүләкләүләр.
15.30 сәгатьтә - Әгерҗе районы сәнгать осталары концерты.
15-17 сәгатьләрдә - Боз сараенда Россия тимер юллары призына хоккей уеннары.
16-18 сәгатьләрдә - Әгерҗе районы башлыгы кубогына футбол матчы.
16 сәгатьтә - "Яшьлек" скверында буяулар фестивале.
19.30-21 сәгатьләрдә - Мәдәният сарае каршындагы мәйданда "Старая крепость" коллективы концерты.
21-23 сәгатьләрдә - бәйрәм дискотекасы.
21.30 сәгатьтә - бәйрәм салюты.
Шәһәр үзәгендә күчмә сәүдә, балалар өчен аттракционнар эшли. Җиңү паркында китаплар һәм музей экспозицияләре күргәзмәләре оештырыла.
Хөрмәтле әгерҗелеләр, райондашлар, шәһәребез кунаклары! Бергәләп күңел ачарга рәхим итегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев