Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Иртәгә Исәнбай янындагы юл һәлакәте корбаннарын соңгы юлга озаталар

Якшәмбе көн 12.30 сәгатьтә Исәнбайдан өч чакрым ераклыкта коточкыч авария булганлыгын хәбәр иткән идек. Казанга баручы "Киа Рио" автомобилен иярләгән 27 яшьлек ир-егет каршы полосага чыга һәм "Tingo" автомобиленә бәрелә. Ул машинада Исәнбайдан ирле-хатынлы парның авылларына кайтышы була. Ике машинаның да йөртүчеләре авария булган урында җан бирәләр. Ә "Киа Рио"...

Якшәмбе көн 12.30 сәгатьтә Исәнбайдан өч чакрым ераклыкта коточкыч авария булганлыгын хәбәр иткән идек.

Казанга баручы "Киа Рио" автомобилен иярләгән 27 яшьлек ир-егет каршы полосага чыга һәм "Tingo" автомобиленә бәрелә. Ул машинада Исәнбайдан ирле-хатынлы парның авылларына кайтышы була. Ике машинаның да йөртүчеләре авария булган урында җан бирәләр. Ә "Киа Рио" машинасындагы пассажирлар авыр тән җәрәхәтләре белән Чаллы хастаханәсенә озатылалар. Төнлә машина йөрткән ир-егетнең авырлы хатыны да хастаханәдә вафат була.

Иртәгә Исәнбайда гомер кичергән 45 яшьлек ир-егетне, тамырлары белән Кадыбаштан булган, хәзерге вакытта Казанда яшәгән яшь парны соңгы юлга озатачаклар. Якыннарына сабырлык телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев