Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Иртәгә Ижауга “Беренче канал” йолдызлары килә

1 июнь — Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, нәниләр өчен төрле мәдәни һәм күңел ачу чаралары оештырыла. Шуларның иң зурысы — “Беренче канал” белән берлектә оештырылган хәйрия чарасы. Ижауга бу көнне “Беренче канал” хезмәткәрләре, эстрада, спорт йолдызлары килүе көтелә.

“Беренче бул” хәйрия акциясе программасы:

10.00 – “100 коралчы” акциясе. Балалар белән Калашников автоматын сүтү-җыю буенча Россия рекордын кую (“Россия белән мәңгелеккә” монументы янында)
10.30 – Ижауның Үзәк мәйданында балалар өчен уеннар, конкурслар
11.30-12.00 – “Беренче бул” хәйрия акциясен тантаналы төстә ачу
12.00-14.30 – Удмуртия Республикасының балалар коллективы чыгышлары
12.00 – 14.00 – Киров паркында “Шудон корка” этник мәйданчыгы эшләячәк
12.00-14.00 – Киров исемендәге паркта — пилмән уеннары
13.30 – Леонид Якубовичның вертолетта “Купол” стадионына төшүе көтелә
14.00 – “Беренче канал” йолдызлары һәм Рес­публика балалар йортында тәрбияләнүчеләр командалары арасында футбол матчы
14.00-16.00 – “Россия” кино үзәгендә “Балаларга мультфильм” акциясе
15.00 – “Металлург” мәдәният йортында режиссер Борис Грачевский белән очрашу һәм “Ералаш” тапшыруының яңа серияләре белән танышу
15.00 — Удмуртия дәүләт циркында “Беренче канал” йолдызлары катнашында цирк тамашасы
17.00 – “Металлург” мәдәният йортында “Балаларга кино” акциясе
10.00-20.00 – “Балаларга зоопарк!” акциясе (12 яшькәчә балаларга керү бушлай)
17.00 – “Аксион” мәдәният йортында “Берен­че канал” йолдызлары һәм Удмуртия Рес­публикасының балалар коллективлары катнашында бәйрәм концерты
19.00-20.00 – “Кичке Эктоника” исемле рободискотека
20.00 – 22.45 – Ижау Үзәк мәйданында гала-концерт
22.20 – Бәйрәм фейерверкы
23.00 – Горький исемендәге паркта “Время первых” фильмы күрсәтелә

Тамашаларга бушлай керү өчен чакыру билетларын Ижауның Үзәк мәйданында 11.00 сәгатьтә тарата башлаячаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев