Иртәгә Татарстанда 29 градуска кадәр җылы булачак
Көндез республика буенча урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгыр көтелә.
(Казан, 11 август, «Татар-информ»). Иртәгә республикада алмашынучан болытлы һава һәм 29 градуска кадәр җылы булачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Төнлә явым-төшем көтелми. Көндез урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгыр булуы ихтимал. Төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15 – 20 метрга кадәр булачак.
Республикада төнлә һава температурасы +12..+17 градус, көндез - +24..+29 градус булыр дип фаразлана.
Казанда төнлә алмашынучан болытлы һава булачак, явым-төшем көтелми. Төньяк-көнбатыштан салмак җил исәчәк. Һава температурасы +15..+17 градус булыр дип көтелә.
Иртәгә көндез Казанда алмашынучан болытлы һава, явым-төшем көтелми. Һава температурасы +26..+28 градус булачак.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/11/169509/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев