Исәнбай егете Илнар Ганиев: Узган елгы җиңүләрне кабатлыйсым килә
“Быел милли бәйрәмебезне түземсезлек белән көтәм. Хәзер үк көрәш мәйданына чыгарга күңел җилкенеп тора”, – ди ул
Исәнбай егете Илнар ГАНИЕВ, узган ел Тугызбуй авылларында һәм Әгерҗедә район Сабан туе мәйданнарында бил алышып, беренче-икенче урыннарны ала. “Быел да милли бәйрәмебезне түземсезлек белән көтәм. Хәзер үк көрәш мәйданына чыгарга күңел җилкенеп тора”, – ди ул.
Илнар малай чагыннан ук Исәнбайда иң тәҗрибәле тренер Рәшит Садыйков кулы астында көрәш серләренә өйрәнеп үсә. Әлеге спорт төре буенча ярышларда да алдынгы урыннарны еш яулый. Ул вакыттагы Кубок, медальләр ярышларның кадерле истәлеге булып саклана. Ни кызганыч, секция ябылу сәбәпле, аңа мәктәп тәмамлаганчы көрәш белән шөгыльләнергә туры килми. Әмма теләк булса, беләк карышмый, диләрме әле? Илнар да үзлегеннән шөгыльләнә башлый.
– Туган Исәнбаемда Сабан туйларында көрәшкән булсам да, башка авылларга барганым юк иде. Узган ел тәвәккәлләргә булдым, – ди Илнар.
Кадыбаш Сабан туенда абсолют батыр булып кала ул һәм тәкә белән бүләкләнә. Девятерняда заманында Исәнбайның иң оста һәм көчле көрәшчесе Әлмир Шәрәфиевка гына җиңелеп, икенче урын ала. Ә менә Әгерҗе район Сабан туенда үз үлчәү категориясендә янә Әлмир белән көрәшеп аннан өстен чыга һәм беренчелекне яулый.
– Бу уңышлар, әйтерсең лә, мине канатландырып җибәрде. Һәм мин көрәш белән шөгыльләнүне дәвам итәргә булдым, – ди Илнар.
Әле бер ай элек кенә Удмуртия чемпионаты ярышында да үзен сынап караган. Анда көрәш буенча иң көчле райондашыбыз – Салагышта туып-үскән Илнур Хәбибуллиннан гына калышып икенче урын алган.
– Узган ел Әгерҗе Сабан туенда да абсолют батыр өчен көрәштә Илнур абый мине җиңгән иде, – ди ул елмаеп.
– Мондый тәҗрибәле көрәшчеләр белән бил алышу осталыкны арттырырга ярдәм итә һәм тагын да үҗәтләнебрәк шөгыльләнергә этәрә, – ди Илнар.
Ижауда янгын сүндерүче-коткаручы һөнәренә укучы 20 яшьлек егет туган авылына ялларга кайтканда яшьтәшләре Алмаз Мозаффаров, Данир Йосыпов, Илсаф Мухъянов белән көрәш залына йөриләр. Тренер Рәшит абыйлары – хәзер дә егетләрнең остазы.
– Исәнбайда Рәшит абый җитәкчелегендә көрәш секциясе эшли башлавына да сөендек. Исәнбай көрәшчеләре күп еллар районда иң көчлеләр булдылар һәм беренчелекне үз кулларында тоттылар. Аларның дәвамчылары булырга тиеш, – ди Илнар. Исәнбай егете Сабан туенда тапшырылган бүләкләрне дә кадерләп саклый.
– Алар кайчан, кайда алынган – барысы да истә, – ди ул.
Быел да Сабан туе мәйданнары сине көтә, Илнар! Сабан туеның йөзек кашы булган көрәш бәйгесендә сынатмассың дип ышанабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев