Исәнбайның аерым янгын сүндерү посты җитәкчесе Илһам Абдуллин халыкка күп кенә файдалы мәгълүмат җиткерде
Илһам Абдуллин автоном янгын кисәткечләрне урнаштыруның мөһимлеген дә тагын бер кат искәртте
Иске Эсләктә узган халык җыенында Исәнбайның аерым янгын сүндерү посты җитәкчесе Илһам Абдуллин янгын куркынычсызлыгы буенча халыкка күп кенә файдалы мәгълүмат җиткерде.
– Соңгы елларда халык арасында дымоход өчен сэндвич торбалар файдаланучылар күп. Дөрес итеп монтажланган очракта да сэндвич торбалар берничә ел эчендә туза. Шуңа күрә аларны карап, тикшереп тору мөһим, – дип сөйләде ул. – Шулай ук дымоходларны сөремнән чистартып торырга кирәклеген дә онытырга ярамый.
Илһам Абдуллин автоном янгын кисәткечләрне урнаштыруның мөһимлеген дә тагын бер кат искәртте.
– Яңа ел алдыннан республиканың бер районында янгын чыгып, балаларның тормышын саклап калуда нәкъ менә автоном кисәткечләр ярдәмгә килә. Балалар аның тавышын ишетеп уяналар һәм вакытында чыгып өлгерәләр, – дип сөйләде ул. – Автоном янгын кисәткечләрне урнаштыруның һәм алардан файдалануның бернинди авырлыгы да юк. Бары тик батарейларын вакытында алыштырыга кирәк.
Илһам Абдуллин янгын куркынычсызлыгы буенча үтәлергә тиешле башка кагыйдәләрне дә искә төшерде. Болар – электрүткәргечләрнең, розеткаларның төзек булуы, кулдан ясалган электр җылыткычылардан файдаланмау, балаларның ялгызын гына калдырмау һәм башкалар.
Янгын чыккан очракта кичекмәстән 101 телефонына шалтыратырга кирәк. Исәнбай аерым янгын сүндерү посты телефоны – 35011, Әгерҗе янгын сүндерү бүлегенеке – 24633 .
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев