Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Иске Эсләктә яшәүче сугыш ветеранына – 95 яшь

Бүген район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов Иске Эсләктә яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Габдулла ага Камалиевны 95 яшьлек юбилее белән котларга барды. Сугыштан яраланып, әмма исән-имин әйләнеп кайткан Габдулла ага хезмәт юлының күп өлешен юллар төзелешендә эшләүгә багышлый. Моннан дүрт ел элек бакыйлыкка күчкән җәмәгате Зөлхәбирә апа белән җиде балага...

Бүген район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов Иске Эсләктә яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Габдулла ага Камалиевны 95 яшьлек юбилее белән котларга барды. Сугыштан яраланып, әмма исән-имин әйләнеп кайткан Габдулла ага хезмәт юлының күп өлешен юллар төзелешендә эшләүгә багышлый. Моннан дүрт ел элек бакыйлыкка күчкән җәмәгате Зөлхәбирә апа белән җиде балага тормыш бүләк итәләр. Ике уллары, биш кызлары барысы да Тугызбуй авылларында яшиләр. Габдулла ага тормышына шөкер итә, күзлексез газеталар укый, ил-көн яңалыкларыннан хәбәрдар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев