Исәнбай кызлары Яңа елга әзерләнә
Исәнбай Мәдәният йорты каршында Алсу Йосыпова җитәкчелегендәге “Оста куллар“ түгәрәгенә йөрүче кызлар бу көннәрдә Яңа елга әзерләнәләр.
Иң беренче алар өй түрендә балкып утыручы яшел чибәркәй чыршыны бизәү өчен уенчыклар ясаганнар.
- Төсле җепләрдән ясаган кар бөртекләре, керпеләр бик матур килеп чыкты, – ди Алсу.
Кәгазьдән киселгән кар бөртекләре дә бер-берсен кабатламаган.
Алдагы түгәрәктә кызлар Яңа ел табынының төп ризыкларының берсе булган оливье салатын ясаячаклар икән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев