Исәнбай мәктәбе 120 еллык юбилеен каршы алырга әзерләнә
Мәктәп - туган җир җылысын бирүче, балачак һәм үсмер еллар истәлеген саклаучы, еллар дәвамында үзенә чакырып, олылап каршы алучы изге йорт ул. "Үз мәктәбенең тарихын белмәгән авылның киләчәге өметсез", дибез без. Исәнбай мәктәбе бу көннәрдә үзенең 120 еллык зур юбилеена әзерләнә. Шул уңайдан район Cоветы депутаты Ямалиев Илфат Ильясович, Исәнбай...
Мәктәп - туган җир җылысын бирүче, балачак һәм үсмер еллар истәлеген саклаучы, еллар дәвамында үзенә чакырып, олылап каршы алучы изге йорт ул. "Үз мәктәбенең тарихын белмәгән авылның киләчәге өметсез", дибез без. Исәнбай мәктәбе бу көннәрдә үзенең 120 еллык зур юбилеена әзерләнә. Шул уңайдан район Cоветы депутаты Ямалиев Илфат Ильясович, Исәнбай авыл җирлеге башлыгы Сираев Фәнил Фаизович, мәктәп директоры Борһаниев Ринат Габдрахмаович, укытучылар, ветеран-укытучылар катнашында түгәрәк өстәл артында фикер алышу булды.
Ямалиев И.И.:Мин Исәнбай мәктәбендә укуым белән һәрчак горурланам. Мәктәп миңа ныклы белем бирде, шәхес итеп тәрбияләде. Укыткан укытучыларым һәрберсе күз алдымда. Хәтерлим: мәктәпнең 100 еллык юбилеен зурлап уздырган идек, ә 120 еллыгына тагын да зур уңышлар белән килүебезгә чын күңелемнән сөенәм. Юбилей безгә тагын да зур җаваплылык өсти, ягъни тәҗрибәле, тирән белемле, үз эшләренең остасы булган укытучыларыбыз җитәкчелегендә укучыларыбыз тагын да яңа җиңүләр яулар дип ышанам. Мәктәп гасырлар буе тоткан кыйбласын югалтмасын, кыңгырау тавышы беркайчан да тынмасын.
Сираев Ф.Ф.: Мәктәп -авылның йөрәге, аның йөзе. Исәнбай мәктәбенең укыту системасы районда гына түгел, республикабызда яхшылар рәтендә. Бу, әлбәттә, коллективның иҗади хезмәт, традицияләрне саклаган хәлдә укытуның инновацион формаларын урынлы һәм уңышлы кулланып белем бирү нәтиҗәсе.Без республика олимпиадалары, иҗади конкурслар, фәнни-гамәли конференцияләрдә җиңү яулаучы укучылырыбыз һәм үз эшләренең чын осталары булган укытучыларыбыз белән горурланабыз. Чын күңелемнән мәктәбебезнең 120 еллык юбилее белән котлыйм. Киләчәктә дә мәктәбебез авылыбызның йөз аклыгы булып, белем учагын сүндермичә, яшь буынга белем һәм тәрбия бирү миссиясен лаеклы дәвам итәр дип ышанам.
Хуҗина ГР.: Исәнбай урта гомуми белем бирү мәктәбе - белем бирү туган телдә алып барылган милли мәктәп. Бүгенге көндә мәктәпне үзе дә шушы уку йортын тәмамлаган һәм озак еллар районыбыз мәктәпләрендә директор булып эшләгән, бөтен гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган педагог Р.Г.Борһаниев җитәкли. Нәкъ Ринат Габдрахман улы җитәкчелек иткән чорда Исәнбай мәктәбе районыбызда сыйфатлы белем бирү өлгесе булып әверелде.
Борһаниев Р.Г. Исәнбай мәктәбе гомер-гомергә үзенең ныклы белемле, көчле укытучылары һәм укучылары белән дан тоткан мәктәп.Тарих битләрен ачып карасак,1897 елның көзендә Исәнбай авылында ир балалар өчен рус-башкорт өяз башлангыч училищесы ачыла. Мөдир һәм укытучы вазифасын Казанда Укытучылар мәктәбен тәмамлаган Насыйбуллин Хәбибулла Фәтхулла улы башкарган.1900 нче елда кыз балалар өчен дә махсус класс ачып җибәрәләр, анда Хәбибулланың хатыны Алабугадагы шәһәр мәктәбен тәмамлаган Мөкәррәмә мөгаллимлек иткән. 1903-1904 елдан Солтангазиз һәм Шәмсекамәр Абдуллиннар укыталар. Насыйбуллиннар һәм Абдуллиннар -беренче карлыгычлар, мәктәпкә нигез салучылар.Мәктәбебез 1949 нче елдан урта мәктәп итеп үзгәртелә.
Бүгенге көндә уку йортында 80укучы белем ала, 30 мәктәпкәчә яшьтәге бала тәрбияләнә. Барлык предметлар дататар телендә укытыла. Мәктәбебез педагогик коллективы сыйфатлы белем бирү, дәүләтбелем бирү стандарты таләпләрен үтәү, укыту-тәрбия процессын камилләштерү буенчамаксатчан эш алып бара. Мәктәбебездә сыйфатлыбелем һәм тәрбия бирү өчен бөтен мөмкинлекләр бар дип саныйм. Укупрограммаларыкамилләшә, алдынгы педагогик технологияләркертелә,матди-техник база яхшыра. Мәгариф системасы үсеше, белем сыйфаты укытучының һөнәригыйлеменә ни дәрәҗәдә ия булуына бәйле. Бүгенге көндә мәктәбебездә эшләүче 15 укытучының 7се - югары, 7 се -беренче категориягә ия. Укытучыларыбыз - РФ "Мәгариф" өстенлекле милли проекты (Бурганиева Ә.Р.), ТРның «Безнең иң яхшы укытучы"(Садыкова Г.З., Борһаниева Ә.Р., Хуҗина Г.Р.,Зәйнуллина Г.З., Симаков Ф.Ф.) , "Укытучы -эксперт" (Хуҗина Г.Р.) һәм "Укытучы-мастер"(Симаков Ф.Ф.) грантлары җиңүчеләре. Шунысы белән дә горурлана алабыз: 10 укытучыбыз үзебезнең мәктәптән чыккан кадрлар. Бүгенге көндә дә Исәнбай мәктәбе, традицияләргә тугры калып, педагогик кадрлар әзерләүне дәвам итә, һәр ел саен 2-3 укучыбыз югары уку йортларында педагогик юнәлештә укуларын дәвам итәләр. Узган елгы чыгарылыштан ике егетебез, математика укытучысы булу теләге белән, ТР Мәгариф министрлыгы уздырган педагогик вузларга максатчан кабул итү программасы нигезендә укырга керделәр. Мәктәбебездә соңгы 2 елда гына да 3 - район, 1 республика күләмендә семинар үткәрелгән икән, димәк, күрсәтер эшебез, уртаклашыр тәҗрибәбез бар.Бу эшләрнең нәтиҗәсе буларак, 2014һәм 2017 нче елларда "Районның иң яхшы мәктәбе" конкурсында җиңеп чыксак, 2013 нче һәм2017 елларда Татарстан Республикасының "Иң яхшы 100 мәктәп" исемлегенә кердек. Шунысы куанычлы, бу рейтингта без сигезенче урында.
Хузина Г.Р. Авыл мәктәбе ул -тел сакчысы, милләт сакчысы, буыннар бәйләнешен булдыручы. Саф татар телендә белем биреп тә югары нәтиҗәләргә ирешеп булуын чыгарылыш сыйныф укучылары раслап килә. Әйтик, 2015 нче елда ДЙА нәтиҗәләре буенча 9 нчы сыйныфлар республикада рус теленнән беренче, математикадан 2 урынны яуладылар. 2016-2017 нче уку елының БДИ нәтиҗәләре: математикадан уртача балл 73,6, рус теленнән-81,4, химиядән -72,6, физикадан -68, биологиядән -77, җәмгыять белеменнән -69.2013 нче елдан башлап X-XI сыйныфларда физика-химия профиле тормышка ашырыла. Бу фәннәрдән татар телендә профиль дәрәҗәсендә төпле белем алган укучылар медицина һәм техник юнәлештәге югары уку йортларында бюджет нигезендә укыйлар. Укучылар республика, регионара, россия, халыкара күләмдә үткәрелә торган төрле
фәнни-гамәли конференцияләрдә, конкурсларда, олимпиадаларда төрле дәрәҗәдәге
уңышларга ирешәләр.Соңгы 5 елда технология, татар теле һәм әдәбиятыннан республикакүләм олимпиадаларда призлы урыннар яулыйбыз.
Борһаниева Ә.Р.:Күпме еллар үтсә дә, укытучылармны, остазларымны онытмыйм. Алабуга дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамладым, практикада һәрвакыт остазым дәресләре күз алдымда булды. РФ "Мәгариф" өстенлекле милли проекты, ТРның «Иң яхшы укытучы" грантында җиңүләрем, ирешкән уңышларымда, мәктәп тормышын шәхси тормыштан өстен куеп, бар гомерен яшь буынга белем бирүгә багышлаган олы җанлы беренче укытучым Фатыйма апа, математика укытучым Зәкия апа, Лена апа, Дилүсә апа, физика укытучысы Рубина апаларның өлеше, үрнәге, киңәшләре өлге булып торды. Исәнбай урта мәктәбе белемле, тәрбияле, илебез өчен бик күп файда китергән һөнәр ияләре әзерләде. Алар арасында фән эшлеклеләре дә, табиблар, укытучылар, журналистлар, хәрбиләр, юристлар, зур- зур хуҗалык, оешма җитәкчеләре, алдынгы игенче һәм терлекчеләре , завод һәм фабрика эшчеләре шактый. Хәзерге көндә үземнең туган мәктәбемдә эшләвем белән мин бәхетле.
Латыпова А.Р.:Мәктәбебезнең тарихын өйрәнеп, эзләнеп чыкканнан соң, күңелебездзге зур горурлык һәм хөрмәт хисләре тагын да көчлерәк яна башлады. Укытучы. Мәктәп. Кайсы гына чорны алсак та, бу ике сүз бер-берсеннән аерылгысыз, гел янәшә яшиләр.
Башлангыч мәктәп төзелү чоры... Наданлыкны бетерү өстендә, алны-ялны белмичә, бар көчләрен, тырышлыкларын куеп эшләгән, бер класста иллешәр бала укыткан, хөрмәтле фидакарь җанлы укытучыларыбыз алдында баш иябез. Бөек Ватан сугышы чоры - мәктәп тарихында гына түгел, бәлки ил тарихында укытучыларны да, укучыларны да яңа яктан - хәтта ышанырга да авыр булган көчле рухлылык ягыннан ачкан чор. Тыныч кына, күз яшьләренә чыланмыйча гына, эшебезне алып бару бик авыр булды. Нинди көчле безнең халык: физик яктан да, барыннан да бигрәк рухи яктан! Сезнең алда бүгенге буын кешеләре мәңгегә бурычлы. Әйе, укытучы эше беркайчан да җиңел булмаган.
Симакова Г.И.Хәзерге заман шартларында тәрбия эшендә даимилек, дөрес юнәлеш булырга тиеш. Яшь буынны илебезне, аның тарихын, мәдәниятен яратырга өйрәтү хәзерге заман таәлбе ул. Күп нәрсәләрне күздән ычкындырып, тәрбияви эшне икенче планга куярга ярамый.Укыту - тәрбия процессы, гомумән, яшь буында милли аң формалаштыруга юнәлдерелгән. Тәрбия һәм белем бирүнең нигезен тәшкил иткән рухи кыйммәтләргә сак караганда, милли педагогикага таянганда гына үткәнен хөрмәт итүче шәхес тәрбияләп була. Мәктәп, авыл тарихын мөмкин кадәр тирән өйрәнергә, тикшерергә кирәк. Һәр вакыйганы язып сакларга кирәк.Уңай вакыйгалар патриотик тәрбия нигезендә ятарга тиеш, дип уйлыйм мин.Мәктәбебездә 32 ел дәвамында эшләп килүче "Исәнбай авылы тарихы музее"- бүгенге көндә белем һәм тәрбия процессының бер үзенчәлекле субъекты ул.
Зайнуллина Г.З.Музей эшчәнлеге, музей педагогикасы укучыларга патриотик тәрбия бирүдә, Ватанга, гаиләгә ихтирам хисләре тәрбияләүдә, милли гореф-гадәтләребезгә сак караш формалаштыруда, буыннар арасындагы бәйләнешне ныгытуда, хәтерне саклауда - рухи-әхлакый тәрбия бирүнең бер алымы. Исәнбай мәктәбе музееның 2014 елда Татарстан Республикасы мәктәп музейлары республика конкурсында Җиңү яулавын һәм I Дәрәҗә Диплом белән бүләкләнүен, ә 2015 елда исә мәктәбебезнең Бөтенроссия сугыш һәм хезмәт ветераннары оешмасының Почет китабына кертелүен эшебезгә бирелгән зур бәя дип кабул иттек. Бу эшнең башлангычы - музейны оештыручы ветеран -укытучыбыз Зарипова Ф.Н. барып тоташа.
Зарипова Ф.Н.:80 нче елларда Исәнбай мәктәбендә авыл һәм мәктәп тарихын чагылдырган музей ачу көн тәртибенә килеп басты, чөнки инде авыл һәм мәктәп тарихы турында материаллар шактый тупланган иде. Укучыларбелән бергә, өйдән-өйгә йөреп, экспонатлар, фотосурәтләр, хатлар, документлар җыйдык, истәлекләр язып алдык. Музейга материаллар җыю мәктәп эше генә түгел, бөтен авыл халкы эшенә әйләнде һәм уртак хезмәт нәтиҗәсе буларак, 1985 нче елда "Сугышчан һәм хезмәт даны" залы булган "Туган якны өйрәнү" музее ачылды. Музей хәрби-патриотик эшнең үзәгенә әверелде. Районыбызның башка мәктәпләрендә музейлар, сугышчан дан заллары оештыруда исәнбайлылар тәҗрибәсе өлге булып торды. 1989 нчы елда музейга, районда беренчеләрдән булып, "Мәктәп музее" статусы бирелде, таныклык тапшырылды.
Җәмилева Ф.М. Музей материаллары, эзләнүләр миңанәсел шәҗәрәбезне, гомуми педагогик эшчәнлеге бер мең елдан артык булган укытучылар династиябезне барларгаярдәм итте.Тарих төпкелләрен актара торгач, әтием Мәхмүтнең нәсел җепләре әнисе ягыннан 1897 елларда Исәнбай өяз башлангыч мәктәбе ахуны Әхмәтлатыйф Ризвановларга, ә әнием Фатыйма Сәйфелмөлек кызы ягыннан Исәнбай авылының мәгърифәтчесе халык укытучысы Корбангалин Хафизетдинга барып тоташуын ачыклагач, мин үзем дә гаҗәпкә калдым.
Педагогик кадрлар әзерләве белән дан тоткан Исәнбай мәктәбе гомумән педагогик династияләргә бай: Сираева Рәшидә Шакир кызы -267 ел, Зарипова Фәтхия Нази кызы - 185 ел, Борисова Кәүсәрия Габдулла кызы -114ел. Чыннан да. бик күпләр өчен мәктәп буыннардан буыннарга тапшырылып, тормыш максатына әйләнгән. Тәпи йөри башлаганнан бирле мине үзенә сыендырган, яшәү яме биргән мәктәбем, милләтебез сакчысы булып озак еллар халкыма хезмәт ит.
Низамова А.А., язучы-шагыйрә: Һәр мәктәп тормышта һәм җәмгыятьтә үз урыннарын тапкан шәхесләре белән горурлана. Ә мин Мәктәбем белән гоурланам. Шушы мәктәптә тирән белемле, зыялы укытучылардан белем алуым белән мин чиксез бәхетле. Әлбәттә, әдәбиятка мәхәббәт уятуда, язучы булып китүемдә укытучыларымның роле бик зур. Саный китсән, шушы мәктәптә беренче иҗат тәҗрибәләрен туплаган язучы-шагыйрә Г.Әхтәмова үзе генә дәгорурланырлык шәхес.Район, республика мәктәпләренең күбесендә Исәнбай мәктәбен тәмамлаган укучылар хезмәт куя, ә район мәктәпләрен татар теле укытучылары белән тәэмин итүче мәктәп дисәм дә хата булмас. Телебезгә карата барган вәзгыятькә дә битараф калып булмый. Тел бетсә, язучы да, җырчы да, театр да, милләт тә булмый. Бүгенге көндә эстафета таягын тапшыра алырдай дәвамчылары булган мәктәбем, мәгърифәт орлыкларын таратуыңны дәвам ит.
Х.Г. Юбилей уңаеннан басылачак китап өстендә эшләгәндә, Исәнбай мәктәбе белем бирү эшчәнлегенең төрле елларына анализ ясарга туры килде. Алдагы еллар белән чагыштырганда бик күп нәрсә үзгәрде. Иң беренче чиратта, бүгенге көн укытучысына таләпләр катгыйланды. Әмма бернәрсә ачык:милли мәгарифнең киләчәге- авыл мәктәбендә. Авыл мәктәбенә йөз белән борылганда гына телебез сакланыр, милли мәгариф үсешкә ирешер, ил күләмендә үзенең лаеклы урынын алыр.
Барыгызга да рәхмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев