Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Исәнбайдан Хәмидә әби Ижболдинаны олуг юбилее уңаеннан җитәкчеләр тәбрикләде

"Хәмидә апа гомере буе бик сабыр булды. Җәмәгате Касыйм абый белән үзләре кебек бик әйбәт балалар үстерделәр". Әнә шулай дип хөрмәт сүзләре белдерәләр шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Хәмидә әби ИЖБОЛДИНА турында Исәнбайдагы авылдашлары. Тауҗамал авылы кызы ул. Күп укырга туры килмәгән кечкенә кызга, туган авылында башлангыч мәктәп...

"Хәмидә апа гомере буе бик сабыр булды. Җәмәгате Касыйм абый белән үзләре кебек бик әйбәт балалар үстерделәр". Әнә шулай дип хөрмәт сүзләре белдерәләр шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Хәмидә әби ИЖБОЛДИНА турында Исәнбайдагы авылдашлары.

Тауҗамал авылы кызы ул. Күп укырга туры килмәгән кечкенә кызга, туган авылында башлангыч мәктәп кенә булган. Колхозда дуга бөгүче әтисе Шәһидулла янында башлана аның хезмәт юлы. Язгы чәчү өчен Әгерҗедән күтәреп ашлык та ташыйлар. Берара Успьянда урман кисәргә туры килә яшь кызга. Колхозда нинди эш бар, кая кушалар, шунда тырышып эшли бөтерчек кебек җитез кыз.

Егерме яше тулгач, Исәнбайның алтын куллы егете Касыйм белән гаилә коралар. Балалары Рәшит, Рәфис, Гөлсинә, Рәис тату гаиләдә эшкә өйрәнеп үсәләр. Кияүгә чыкканда бирнә итеп алып килгән тегү машинасында киемнәрне дә үзе тегә уңган хатын. Бик танылган аш-су остасы була. Чәкчәкләре дә бик уңа аның. Басуда эшләүче механизаторларга ашау да пешерә ул. "Лаеклы ялга чыккач, "син пешергән ризыкны механизаторлар бик яраталар, тагын эшлә инде, Хәмидә апа" дип үтенгәч, тагын берничә ел басуда ашау пешердем әле", дип искә алды ул чакларны Хәмидә әби.

Хезмәт укытучысы булып эшләүче Касыйм белән балаларына төпле һөнәр бирү өчен укытырга дигән максатларын да тормышка ашыралар: өч уллары да югары белем ала, Гөлсинә шәфкать туташы була. Өлкән уллары Рәшит - Татарстанның атказанган укытучысы, 25 ел Көчек мәктәбендә директор булып эшләде, лаеклы ялда да балаларда спортка мәхәббәт тәрбияләвен дәвам итә. Рәфисләре Ижауда трамвай-торллейбус депосында директор урынбасары булып хезмәт куя. Кече уллары Рәис, әнисен һәм туганнарын хәсрәт утына салып, 42 яшендә вафат була.

Юбилеен Хәмидә әби Әгерҗедә кызы Гөлсинә белән кияве Флүр гаиләсендә каршылады.

- Җиде оныгым бар минем, алар барысы да улларым кебек югары белем алдылар. Гел хәлләремне белеп торалар. Балаларымның, оныкларымның матур гаиләләре булуына бик сөенәм, дүрт оныкчыгым да бар инде хәзер. Барысы да бу юбилеем белән котларга килделәр. Бик күңелле утырдык, - дип сөйли итагатьле, тыйнак, сабыр, ипле Хәмидә әби.

"Мактауга лаеклы" - Хәмидә исеме гарәпчәдән әнә шулай тәрҗемә ителә. Бөтен кылган гамәлләре, горурланырдай дәвамчылары, түрдә урын бирердәй тәрбияле балалары булу белән бу исемне тулысынча аклаган хезмәт һәм тыл ветераны. Яшь чакларын искә төшереп моңлы җырлар суза, газеталардан район һәм республика яңалыкларын укый. Үзен юбилее белән Россия Президенты Владимир Путин һәм район башлыгы Валерий Макаров котлавын җиткергән район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеевка һәм барлык җитәкчеләргә эшләренең уң булуын теләде Ак әби.

Асия КОРБАНГАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев