Исәнбайлылар Яңа елны яңа Мәдәният йортында каршы алды + ФОТО
Исәнбай халкы 2017 елны республика программасы буенча төзекләндерелгән Мәдәният йортында каршы алды. Көз айларыннан бирле биредә ремонт эшләре гөрләде. Тигран Агаджанян җитәкчелегендә төзучеләр Мәдәният йортында 7 миллион 200 мең сумлык ремонт эшлэре башкардылар. Узган гасырның 70нче елларында төзелгән клубны танып та булмый. Җылылык системасы, электр хуҗалыгы алыштырылган, стена-түшәмнәр төзекләндерелгән, тәрәзә-ишекләр...
Исәнбай халкы 2017 елны республика программасы буенча төзекләндерелгән Мәдәният йортында каршы алды.
Көз айларыннан бирле биредә ремонт эшләре гөрләде. Тигран Агаджанян җитәкчелегендә төзучеләр Мәдәният йортында 7 миллион 200 мең сумлык ремонт эшлэре башкардылар. Узган гасырның 70нче елларында төзелгән клубны танып та булмый. Җылылык системасы, электр хуҗалыгы алыштырылган, стена-түшәмнәр төзекләндерелгән, тәрәзә-ишекләр алыштырылган.
- Әле эшләр моның белән генә төгәлләнми. 2017 елга чыккач төзүчеләр ремонтын ахырына кадэр башкарып бетерәчәкләр, ди авыл башлыгы Фәнил Сираев.
Яңа ел кичендә шаулап-гөрләп бәйрәм иттеләр исәнбайлылар, кайткан кунаклар. Кыш бабай, Кар кызы белән бәйрәм чыршысы тирәсендә биеп-җырлап күңел ачтылар. Лотерея билетена чыккан иң мавыктыргыч бүләк - ел символы Әтәч Хәмидуллиннар гаиләсенэ эләкте. Авыл үзешчәннәре иң матур җыр-биюләрен бүләк иттеләр. Авыл башлыгы Фәнил Сираев, район Советы депутаты Илфат Ямалиев, «Исәнбай» бүлекчәсе җитәкчесе Ирек Нәгыймов ил-көннэребезнең тыныч, гаиләләребезнең имин булуын теләделәр.
Уен-көлке, җыр-бию белән бик күңелле узды бәйрәм. Өйләрдә Яңа елны каршы алганнан соң авыл халкы янә клубка җыелды. Биредә иртәнгә кадәр биеп күңел ачтылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев