Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Исәнбайның иң өлкән кешесенә туксан биш яшь тулды

Бүген Исәнбайда гомер кичерүче Рәйсә әби Тютиевага 95 яшь тулды. Авылның иң өлкән кешесен бәйрәм белән район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, авыл җирлеге башлыгы Фәнил Сираев, аның урынбасары Роза Ханнанова тәбрикләделәр.

Бала чагында ятимлек ачысын татыган, хәтта хәер сорашырга мәҗбүр булган Рәйсә әби гомер буе һәр нәрсәне кадерләп яшәгән. Тормыш иптәше Касыйм белән үз тырышлыклары белән дөнья көтеп, бик матур гомер кичерделәр алар. Моннан ун ел элек җәмәгате вафат булгач, туганы Фәридә апа Рәйсә әбине торырга үзенә алып кайтты. Гомер көзен бик бәхетле уздыра авылдашыбыз. Кадер-хөрмәттә генә яшәтә аны Фәридә апа.

  • Әнә шулай хөрмәттә яшәгәнгәдер, сәламәтлегем дә зарланырлык түгел, – ди юбиляр.

Әле ул хәзер дә биш вакыт намазын укый. Җәй көннәрендә капка төбенә чыгып утыра.

Әнә, бүген дә бәйрәме белән котларга туганнары, күршеләре җыелды. Алар белән рәхәтләнеп сөйләшеп утырды юбиляр.

  • Мине зурлаганыгыз өчен Ходай үзегезне олыласын, – дип озатып калды ул аларны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев