Исәнбайның төп байлыгы – яшь гаиләләр
Мәдәният йортында узган "Пар канатлар" кичәсендә көмеш, энҗе, алтын, бриллиант туйларын билгеләп үткән гаиләләрне хөрмәтләдек, аларның тормышын яшьләргә үрнәк итеп күрсәткән идек. Кичә ахырында, матур традиция буенча, иң өлкән буын - Мөхәммәтнур-Мөршидә Мухъяновлар кабызган гаилә учагын авылда төпләнеп калган иң яшь гаилә кабул итеп алды. Сәхнәдә икесе дә бик чибәр,...
Мәдәният йортында узган "Пар канатлар" кичәсендә көмеш, энҗе, алтын, бриллиант туйларын билгеләп үткән гаиләләрне хөрмәтләдек, аларның тормышын яшьләргә үрнәк итеп күрсәткән идек.
Кичә ахырында, матур традиция буенча, иң өлкән буын - Мөхәммәтнур-Мөршидә Мухъяновлар кабызган гаилә учагын авылда төпләнеп калган иң яшь гаилә кабул итеп алды. Сәхнәдә икесе дә бик чибәр, яшь, белемле, урталарына газиз улларын бастырган һәм кулларына янып торган гаилә учагын тоткан бу парга карагач, күңел тулды... Нәкъ менә туган як туфрагын сайлап, авылны ямьләндерергә, яшәртергә дип калкып чыккан имән белән каенга охшаттым мин бу парны. Авыллар бетә дип чаң суксак та сала тормышын сайлаучылар бар, шөкер! Әбисе белән бабасының нигезен яңартып, гөл-чәчәкләргә күмеп, бар туганнарны элеккечә якын итеп җыеп яшәүче Марат-Регина Шәйхетдиновларның бергә яшәүләренә - биш ел! 60 ел бергә тату гомер иткән пар канатлардан кабул итеп алган гаилә уты сүнмәсен, туган җиргә мәхәббәт хисләре сүрелмәсен, йөрәкләрдә сөю кимемәсен, өйдә балаларның көлү тавышлары тынмасын, табыннардагы муллык-бөтенлек бетмәсен, бәхетләр кителмәсен иде дигән теләкләребезне җиткердек без аларга.

ТӨП НИГЕЗДӘ ЯШӘҮЧЕЛӘР
Кичә тәмам... Әмма ул мине уйга салды. Безнең яшьтәшләрнең бик азы гына шәһәр тормышын сайлады. Ә бүген?! Шәһәр ымсындырып, дуслар котыртып, чакырып торганда авылда төпләнеп калу, бала табу, йортлар салу - батырлыкка тиң бит. Нинди хисләр кичерә туган авылны сайлаучылар? Менә шул сораулар кайный башта. Авылдашым Эльмира Ямалиева сүз уңаенда әйтеп куйды: "Сыер бозаулады кичә...". "Эшең арткан икән - дим, - таң белән торып сыер савасы". Эльмираны алыштырып куйдылармыни: "Юк, шундый сагындым сыер савуны, Әлфирә апа. Иртәнге сәгатьтә малкайларны көтүгә кууы - үзе бер бәйрәм бит ул. Безнең бакчадан таң атканда инештән күтәрелгән ап-ак томан, яр буендагы таллар, су өстендәге каз-үрдәкләр шундый матур күренә. Җәй көнен бигрәк яратам мин!" - дип тәмамлавы үзенең сүзен төп нигездә ире Илһам белән иңне-иңгә терәп, ике алмадай кыз үстереп, каенанасы белән тату гына 20 елга якын гомер кичерүче сөйкемле авылдашым.
Бар ул, бар әби-бабай, әти-әни нигезен саклап, туган өй тәрәзләрендә утны сүндермәүче гаиләләр. Хәниф-Әлфия Ягъфәровлар, Алмаз-Рамилә Рәшитовлар, Халит-Эльмира Садыйковлар, төпчек ул-кызларга төшкән бурычны намус белән үтәп, туганнарны каршы алып яшиләр. Һәрберсендә - өчәр бала. Димәк, нәсел дәвамчылары да бар.
ИҢ МАТУР ЙОРТЛАР - АЛАРНЫКЫ
Башка чыгып, яңа нигез коручылар да шактый икән бит авылыбызда. Күр әле син нинди матур йортлар калкып чыга! Бу бит авылда, безнең Исәнбаебызда! Илдар-Эльмира Зәйнуллиннар, Азат-Гөлнур Сундуковлар, Фирдәвес-Альбина Сундуковлар, Эрнест-Ләйлә Ганиевлар үзләре салган йортларында куанып гомер итәләр, балалар үстерәләр.
Салават-Лена Мозаффаровлар, Фәнил-Гөлнур Симаковлар, Раил-Фәнисә Сизовлар, Илфат-Гүзәл Газизовларны күр әле син, яңа, зур йортлар салып керделәр! Бу тырыш, тату, бердәм гаиләләрдә дә өчәр бала үсә. Күпләп мал асраучы, корт тотучылар да алар! Раил-Гөлфинә Симаковлар исә өйләрен генә түгел, ишек алларын да гөлбакча итеп куйганнар. Анда нинди генә чәчәкләр үсми. Балалар өчен атынгыч, су коену урыны, комлык - тагын әллә ниләр бар! Шулай булмыйча мөмкин дә түгел, балалар - өчәү! Бу яшь гаилә үз эшен башлап, кибет ачып авыл халкын кирәкле товар белән тәэмин итеп тә сөендерә.
КАЕНАНАЛЫ ТОРМЫШ
Авылның яшел чирәмендә тәгәрәп, саф, салкын сулы чишмәләрендә сусауларын басып, аланнарында җиләк-җимешен җыеп, болыннарында көтү көтеп үскән авыл балалары кендек каны тамган җирне ташлап китә алмаган. Аларны үзләре дә аңламый торган ниндидер илаһи хис, җиргә якынлык биредә калдырган. Үз бәхетләрен туган җирдә, үз нигезендә тапкан авылдашларым Илшат-Рәмзилә Мухъяновлар, Артур-Айгөл Хәсәновлар, Фәннүр-Алсу Йосыповлар, Фәнил-Венера Шәмсетдиновлар, Рәмис-Ландыш Әхмәдиевлар, Рузил-Зөлфия Ялаловлар, Илнур-Альбина Фәтхетдиновлар, Ринат-Рафилә Әхмәдишиннар каенаналы-каенаталы йортларда тату гына яшәп, әби-бабай янәшәсендә иманлы балалар үстерәләр.

ИСКЕГӘ ҖАН ӨРҮЧЕЛӘР
"Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз", диләр. Утлары сүнгән өйләргә җан өреп, хуҗалыкларын тергезеп, тәрәзләрен балкытып авылга нур өстәгән ир-егетләребез дә бар безнең: Рамил-Ләйсирә Мухъгалиннар, Рәфис-Фәзилә Газизовлар, Алмарис-Эльмира Нурмөхәммәтовлар, Рамил-Гөлнара Мөхәммәдиевлар, Дәнис-Гөлнара Исмәгыйлевлар, Илшат-Гөлназ Тукмановлар, Илшат-Лиза Каеровлар, Марат-Ләйлә Гыйззәтуллиннар, Илфат-Рамилә Сундуковлар, Станислав-Альбина Садрисламовлар, Ленар-Олеся Фәтхетдиновларның гаиләләре ишле дә, эшле дә. "Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс" әйтеме дә бик хак шул. Һәрберсенең үз сәләте, таланты, осталыгы.... Мухъгалиннарның капкадагы бизәкләре, кышкы кар сыннары үзгә бер ямь булса, Гөлнара, Лиза, Гөлназ, Ләйләнең үз куллары белән үргән чәчәкләренә сокланып туймаслык!
Гадәттә, авыл нәрсәсез яши алмый дип сорасаң, юлсыз һәм сусыз, диләр... Мин исә, авылны өзелеп яратучы, туган җиргә тугры җаннарсыз дип тә өстәр идем... Исәнбайның төп байлыгы алар - авылымның умыртка баганасын тәшкил иткән, көмеш, алтын юбилейларына ышанычлы адымнар белән баручы яшь гаиләләр.
Әлфирә НИЗАМОВА.
Исәнбай авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев