Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җитәкче, пенсионерны “Әгерҗе хәбәрләре“нә яздырып, игелекле гамәл кылды

Мин гомер буе Шаршады авылында яшим. Балачактан калган гадәттер, хәзер дә бик укырга яратам.

Күп еллар өебезгә “Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы килде.  Әти-әнием фани дөньяны калдырып киткәч тә район газетасыннан аерылмадым. Пенсиям аз булса да язылырга тырыштым. Ләкин билгеле сәбәпләр аркасында ике ел инде яраткан “Әгерҗе хәбәрләре“ннән аерылып торырга туры килде. Узган ел йорт түбәсен калай белән яптырдым. Ә быел коймаларны яңартырга планлаштырган идем.

Газета килмәгәч, нидер җитмәгән кебек. Район яңалыкларын да белми яшәдем. Ялгыз уздырган кичләрдә миңа олы юаныч та иде бит ул.

Уйламаганда-көтмәгәндә изге Рамазан аенда миңа бүләк ясадылар: 1 июльдән “Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы өемә киләчәк. Әгерҗедәге архив бүлеге җитәкчесе Марина Романова мине икенче яртыеллыкка газетага яздырган икән. Киң күңелле Марина Николаевнаның изге гамәленә бик шатландым. Ислам дине кануннары буенча яшәүче бу рәхим-шәфкать иясенә мине сөендергәне өчен Аллаһының рәхмәте яусын.

Флүрә СӨЛӘЙМАНОВА.

Шаршады авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев