Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Иж-Бубыйда бер урам юлы, Иж-Бәйкидә фельдшерлык-акушерлык пункты төзекләндереләчәк

Иж-Бубыйда халык җыены узды

Бүген Иж-Бубыйда узган халык җыенында район башлыгы Ленар Нургаянов катнашты. Авыл җирлеге башлыгы Раиф Ваһапов 2025 елда башкарылган эшләре буенча хисап тотты. Иж-Бубый һәм Иж-Бәйки авыллары керүче җирлектә чисталык булдыруга, төзекләндерү эшләре алып баруга зур тырышлык куялар. Көзен генә Иж-Бәйкидә – дүрт, Иж-Бубыйда алты тапкыр өмә оештырылып, зират территорияләре тәртипкә китерелгән. Молодежная, Новая урамнарында яшәүчеләр үз территорияләрен тәртипкә китерү буенча үрнәк итеп куелды. Якын елларда Иж-Бубыйда өч чакрым елга яр буен чистарту, тирәнәйтү, мәдрәсә күлен чистартуны бурыч итеп куялар. 

Җирлектә үзара салым акчаларына күп эшләр башкарылган. Иж-Бубыйда зират коймасының бер өлеше яңартылган, Набережая урамында елга аша җәяүлеләр чыга торган күпер ремонтланган, мәдәният йорты территориясенә турник-тренажер урнаштырылган һәм башка эшләр башкарылган.

Ленар Фәрид улы да 2025 елда Әгерҗедә һәм авылларда башкарылган эшләр белән таныштырды. Җыенга килүчеләр район үзәгеенең күзгә күренеп матураюын, төзекләнүен, заманча төсмер алуын әйттеләр. Район башлыгы быел Иж-Бубыйда Молодежная урамы юлы һәм Иж-Бәйкидә фельдшерлык-акушерлык пунктын ремонтлау планлаштырылуын хәбәр итте.  

Җыен бүләкләүләр белән төгәлләнде. 

Җыенга килүчеләр музей, китапханә, мәктәп коллективлары әзерләгән күргәзмә белән дә таныштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев