Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Иж-Бубыйда өлкән яшьтәге парларны хөрмәтләделәр

Бүгенге көндә алар инде лаеклы ялда

2024 ел – Россиядә Гаилә елы буларак билгеләп үтелә. Ә инде 1 октябрь - халыкара Өлкәннәр көне бәйрәме. Шул уңайдан Иж-Бубый авыл китапханәчесе тарафыннан китап сөюче өлкәннәр өчен "Тату гаилә - бәхетле гаилә" исемле әңгәмә, авылдашларыбызның өйләренә барып сөйләшү, аралашу чарасы буларак үткәрелде. Һәр гаилә - ачык йөз белән каршы алды. Шушы гаиләләрне әйтеп үтәсем килә:

60 ел бергә гомер итүче Рифкат абый, Филисә апа Абдуллинналар гаиләсе. Аларның 3 кызлары, 6 оныклары, 7 оныкчыклары бар. Рифкат абый колхозда тракторда, Филисә апа балалар туберкулез санаториесендә шәфкать туташы булып эшләде.

52 ел бергә гомер итүче Рәшит абый, Нәзирә апа Ахметзяновалар гаиләсе. Аларның балалары 2 - 1 кыз, 1 малай, 4 оныклары бар. Рашит абый колхозда, ОРС та эшләгән. Нәзирә апа авыл мәктәбендә эшләде.

50 ел бергә гомер итүче Миннәхмәт абый, Аидә апа Вахитовалар гаиләсе. Аларның 2 малайлары, 6 оныклары, 2 оныкчыклары бар. Миннәхмәт абый Алабуга ПМК татсельхоз монтажда, ә Аидә апа балалар туберкулёз санаториесендә шәфкать туташы булып эшләде.

Бүгенге көндә алар инде лаеклы ялда. Балалары, онык, оныкчыкларының уңышларына сөенеп гомер кичерәләр. Өлкәннәребезгә сәламәтлек, гомер көзегез кояшлы булсын дигән теләктә калам! Балаларга, онык, оныкчык, туганнарына бәхет, шатлык, аяз күк йөзе телим!

Рәфисә Мусина 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев