Иж-Бубый халкын эчә торган суның сыйфаты борчый
Иж-Бубыйда халык җыеннары, гадәттә, авыл халкының актив катнашы белән уза. Быел да чарага халык күп җыелган иде. Җирлек башлыгы Раиф Ваһапов әлеге авыл тормышының бар ягын үз эченә алган бик тә эчтәлекле чыгыш әзерләгән иде. Аның чыгышыннан һәр җирлектәге һәр проблемадан хәбәрдар булуы, халык белән ныклы элемтәдә торган хәлдә эшләве...
Иж-Бубыйда халык җыеннары, гадәттә, авыл халкының актив катнашы белән уза. Быел да чарага халык күп җыелган иде.
Җирлек башлыгы Раиф Ваһапов әлеге авыл тормышының бар ягын үз эченә алган бик тә эчтәлекле чыгыш әзерләгән иде.
Аның чыгышыннан һәр җирлектәге һәр проблемадан хәбәрдар булуы, халык белән ныклы элемтәдә торган хәлдә эшләве ачык аңлашылды. Шулай да халык сораулар да бирми калмады. Аның берсе эчә торган суның сыйфатына кагылышлы булды.
- Суның сыйфаты начар булуы безгә мәгълүм. Аны хәл итүнең әлегә бер генә юлын күрәбез. Ул да булса, Әгерҗегә якынрак урында скважина бораулап, шуннан Иж-Бубыйга торбалар сузу, - диде район башлыгы Валерий Макаров. Тагын бер сорау - Трудовая тыкрыгын ремонтлауга кагылышлысы да якын киләчәктә хәл ителәчәк дип вәгъдә бирделәр җитәкчеләр.
Авыл имамы Котдус хәзрәт Сәләхиевның фикерләре авыл зиратын тәртиптә тоту, андагы картайган агачларны кисүгә кагылышлы булды. Зиратны тәртиптә тоту дигәннән, бу яклап әлеге мәхәллә халкын башкаларга үрнәк итеп куярга була.
- Без яз көне өмәләрне апрель аеннан башлап май азакларына кадәр, көзен сентябрьдән башлап кар яуганчы уздырабыз. Халык аларда бик актив катнаша, - диде хәзрәт олы рәхмәтен җиткереп.
Бертуган Бубилар исемен йөртүче мәктәп директоры Равил Бадахшин күптән түгел якты дөньядан киткән педагогика ветераны, авыл тарихын саклауга һәм барлауга зур көч куйган мөхтәрәм шәхес Резилә Мадишинага авылның мактаулы гражданины исемен бирү тәкъдиме белән чыкты. Әлеге тәкъдимне халык бертавыштан хуплады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев