Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Иж-Бубый авыл тарихы музее мөдире Алсу Хисмәтуллина I дәрәҗәдәге дипломга ия булды

“Мәгърифәт йолдызлыгы” проекты кысаларында

Иж-Бубый авыл тарихы музее мөдире Алсу Хисмәтуллина 16 – 17 апрель көннәрендә Казанның 4нче номерлы кызлар гимназия-интернатында “Мәгърифәт йолдызлыгы” проекты кысаларында уздырылган халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнашты.

16нчы апрельдә монда укучыларның, педагогларның һәм музей хезмәткәрләренең фәнни эшләрен тыңлаулар уздырылды. Ул берничә юнәлештә бәйге буларак үтте. Хисмәтуллина А.Ф., “Җәдит мәктәпләре өчен дәреслекләр һәм сүзлекләр булдыруда мәгърифәтче татар галимнәренең новаторлыгы” темасына оештырылган секция эшендә чыгышын уңышлы ясап, I дәрәҗәдәге дипломга ия булды.

17нче апрельдә пленар утырышка мәртәбәле кунаклар чакырылган иде, алар арасында галимнәр, язучылар, дәүләт учреждениеләренең һәм республикакүләм иҗтимагый оешмаларның җитәкчеләре һ.б. булды. ZOOM аша АКШ, Төркия, Кытай һ.б. илләрдән сәламләүләр кабул ителде. Әлеге утырышта А.Хисмәтуллина Иж-Буби мәдрәсәсе һәм аның җитәкчеләренең эшчәнлеге турында чыгыш ясады.

Шулай ук монда укучы кызлар араында уздырыла торган “Асылташ” бәйгесенә йомгак ясалды. Җиңүче кызларны котлау өчен авылдашыбыз, “Бубилар мирасын торгызу” иҗтимагый оешмасының җитәкчесе Искәндәр Җиһангәрәев тә чакырылган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев