Иж-Бубый мәктәбендә конференция узды
Мастер- класс оештырдылар
20 нче октябрь көнне Иж-Бубый мәктәбендә "Без тарихта эзлебез" исемле конференция уздырылды. Анда 5-11 нче сыйныф укучылары, укытучылар, мәктәп китапханәчесе катнаштылар.
Педагогика ветераны Алсу Фаат кызы Хисмәтуллина җирле язучыбыз Габдулла Сибгатуллин- Бубыйның тормыш юлы һәм әсәрләре белән таныштырып китте.
Шулай ук "Иж-Бубый мәдрәсәсе тарихы", "Мәдрәсәдә телләр укыту", "Мәгърифәтче Нигъматуллин-Бубиларның тормыш юлы һәм эшчәнлеге", "Драматург Юныс Әминовның тормыш юлы һәм иҗаты" дигән темаларга чыгышлар ясалды, мәдрәсәдә кулланылган уку китабындагы " Чын ана" әсәрен анализлау буенча мастер- класс уздырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев