Иж-Бубыйда "Акрынрак барсаң - ераграк китәрсең" чарасы узды
Балалар биремнәр үтәде
Иж-Бубый урта мәктәбенең мәктәп яны лагерында кызыклы чара үткәрелде.
Чараның төп максаты-балаларда урамда, юлда һәм транспортта куркынычсызлык күнекмәләрен ныгыту, юл грамоталылыгын арттыру һәм балалар катнашында юл – транспорт һәлакәтләрен киметү.
Чара башында һәр команда үз исемен атады һәм девизы белән таныштырды. Аннан соң балалар юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча биремнәрне үтәде.
Хәрәкәтчән уеннар интеллектуаль уеннар белән чиратлашып барды. Һәр этапта катнашучыларны төрле конкурслар һәм юл ситуацияләре белән бәйле сораулар көтә иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев