Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
Яшәеш

Иж-Бубыйда балалар өчен бәйрәм үткәрелде

Бик күңелле үтте

Иж-Бубый авылы китапханәсендә балаларның кышкы ял вакытларында 2-9 сыйныф укучылары өчен "Серле бит ул - Яңа ел!" исемле бәйрәм үткәрелде.

2022 нче ел символы Юлбарыс һәм аның балалары бәйрәмне алып барды. Кичәбез бик матур теләкләр теләп башланып китте. Юлбарыс балалары урман карчыгы БабаЯганың серле себеркесен алып бәйрәмгә килгәннәр. Ни өчен себерке белән дисезме? Чөнки урман карчыгы Яңа ел бәйрәмен үткәрергә комачаулыйм дигән икән бит.

Шул себеркегә утырып балалар башка илләрдә ничек Яңа ел үткәргәннәрен күреп кайттылар. Кичә барышында табышмаклар әйтелде. Татар халык биюе дә башкарылды. Юлбарыска исем дә кушылды, аның дөрес исемен Екатерина әйтте. "Красавчик" кушаматлы булуы билгеләнде, дөрес җавапка приз бирелде.

"Что любит елка?", "Потому что Новый год", "Кар бөртеге" исемле уеннар уйнатылды. Уенның тәртибе: балалар түгәрәккә басалар, кар бөртеге бирелә. Көй уйнатылып туктап кала, кар бөртеге калган кешегә җәза бирелә.

Укучылар бу уенны бик яратып уйнадылар, хәтта яттан шигырьләр дә сөйләделәр. Балаларның барысына да тәмле бүләкләр бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев