Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Иж-Бубыйда өлкәннәрне бәйрәм белән котладылар

Өйләренә кереп котлау оештырылган иде

Иж-Бубый авылы китапханәчесе өлкәннәр көне уңаеннан 4 нче октябрь көнне "Тормышыбыз бизәге Сез!" исемле кичә астында өлкәннәрне өйләренә кереп котлау оештырды. Бу көнне ветеран китапханәче Әхмәдишина Фәйрүзә апага барылды. Бәйрәм көне уңаеннан иң изге теләкләр җиткерелде, авыр, ләкин мактаулы еллар искә алынды, бүләкләр тапшырылды.

7 нче октябрь көнне "Тормышыбыз бизәге Сез!" исемле кичә астында өлкәннәрне өйләренә кереп котлау оештыруны дәвам итте. Бу көнне Рашит һәм Нәзирә Ахметзяновлар гаиләсенә, 94 яшьтәге Наилә Мусина, Люция Латыповаларга кердем.

Наилә апа яшьүсмер чакларын искә алып бер йола белән бүлеште. Кызлар, малайлар күпер янында җыелып, чәчәкләрдән тәкыяләр үреп, матур теләкләр теләп суга агызып җибәргәннәрен чын күңелдән бүлеште.

Люция апа бер кеше дә балалар кайгысы күрмәсен дип теләкләрен җиткерде, чөнки үзе бер-бер артлы балаларын югалткан.

Ә мин инде үз чиратымда өлкәннәребезгә изге теләкләр теләдем, бүләкләр бирелде. Һәм дә инде гаиләбез исеменнән өйдә яздырылган "Моңланма" җырын бәйрәм бүләге итеп юлладык. Мине тыңлаганда Наилә апа кушылып җырлап та алды, ә инде Люция апа өлкәннәребезгә үзе җыр бүләк итте.

Башка еллардан аермалы буларак, җырыбызны өлкәннәребезгә телефон аша тыңлаттым, Рашит абыйның күзләрендә яшьләр күренде. Алар безгә чын күңелдән зур рәхмәтләрен җиткерделәр. Барлык өлкәннәребезгә тыныч тормыш, озын гомер, сөенечле көннәр телим!

Рәфисә Мусина 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев