Иж-Бубыйда Сабан туена бүләк җыйдылар
Элек-электән килгән матур гадәт буенча Иж-Бубый авылы Сабантуйга бүләк җыю традициясенә кушылды.
Мәдәният йорты, мәктәп, авыл тарихы музее хезмәткәрләре, авыл яшьләре, укучыларның бизәлгән тарантаслы атка утырып килүләрен күпләр көтеп алды. Сүз уңаеннан: атны күрше Югары Бубый авылыннан алып кайтканнар. Әлеге авылда кичә генә Семык бәйрәме гөрләде. Күп кенә иж-бубыйлылар бәйрәм кунагы булдылар.
Озакламый күрше авыл халкы Иж-Бубыйга килер. Башка авылларда кебек үк, биредә дә 16 июньдә милли бәйрәмебез шаулап-гөрләп узачак. Сабантуй мәйданнарында очрашканга кадәр, дуслар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев