Иж-Бубыйда – тарихи чара
Иж-Бубыйда күренекле мәгърифәтче, педагог, Ислам дөньясында бердәнбер хатын-кыз казыя Мөхлисә Нигъмәтуллина-Бубыйның тууына 150 ел тулу уңаеннан «Мөхлисә Бубый – милләтебезнең якты йолдызы» төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узды.
Аның эшендә район башлыгы Валерий Макаров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, шагыйрь Ркаил Зәйдулла һәм башка рәсми затлар, галимнәр, мөгаллимнәр катнашты. Чараны Россия ислам Университеты ректоры, сәясәт фәннәре докторы Рафыйк Мөхәммәтшин алып барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев