Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Иж-Бубыйга Болгар ислам академиясенең Ислам мирасы үзәге рәисе Сөләйман Рәхимов килде

Эшлекле очрашу узды

22 ноябрьдә Иж-Бубый авылында Болгар ислам академиясенең Ислам мирасы үзәгенең рәисе Сөләйман Рәхимов эшлекле сәфәрдә булып китте. Кунакны авыл тарихын торгызуда актив эш алып баручылар - Раиф Гәрәев, Алсу Хисмәтуллина һәм Нурия Мәннаповалар каршы алды.

Сөләйман Туктар улының Иж-Бубыйга беренче генә килүе түгел. 1991 елда галим авылыбызда Иж-Буби мәдрәсәсенең 210 еллыгын тантана итү чарасында катнашкан иде. Шул чакта ул якташыбыз Раиф Мәрданов белән бергәләп авылдашларыбызга зур бүләк ясады: алар Габдулла Бубиның мәдрәсә турындагы истәлекләрен гарәп графикасыннан кириллицага күчереп бастырып алып килделәр. Ә инде 1999 елда аны, архив материаллары һәм моңарчы матбугатта күренмәгән фотосурәтләр белән тулыландырып, “Бертуган Бубыйлар һәм Иж-Бубый мәдрәсәсе” исеме астында тарихи-документаль җыентык итеп чыгаруга ирештеләр.

Бүгенге көндә тарихчы галим Сөләйман Рәхимов эшчәнлегенең бер юнәлеше - сирәк китаплар һәм кулъязмаларны туплау, аларны тикшерү һәм яңарту. Бу юлы Иж-Бубыйга килүенең төп сәбәбе дә шуның белән бәйле. Авылыбызның мәчетендә дистә еллар дәвамында гарәп графикасын кулланып язылган китаплар күпләп җыелды. Кызганыч, алар тулы түгел, бик таушалган, китапларның монда тапшырылганчы тиешле дәрәҗәдә сакланмаган икәнлекләре күренә. Мөхтәсибәтнең “кадерсезләнеп ятмасыннар өчен яндырырга була” дигән фикерен ишетсәк тә, моңарчы никтер моны эшләргә кулыбыз бармады. Һәм юкка гына булмаган икән: Сөләйман Туктар улы ярдәме белән китаплар арасында төрле гасырларда төрле ысуллар белән бастырылган Коръәннәр барлыгы, хәтта берсенең кулдан язылган икәнлеге дә ачыкланды. Шулай ук ислам дине кагыйдәләренә өйрәтмәнамәләр, мәгърифәтчеләр Гобәйдулла Буби, Мөхетдин Корбангалиев, Шаһид Гауниларның дәреслекләре, Таҗетдин Ялчыголның шул чорда халкыбыз яратып укыган “Рисаләи Газизә” әсәренең басмалары табылды.

Сөләйман Туктар улы шулай ук авылыбызның иганәче сәүдәгәре Мөхәммәтҗан Әхмәтҗановның торгызылган йортында урнашкан Иж-Бубый авыл тарихы музеенда булды. Экспозицияләр буйлап экскурсияне кунакка Раиф Гәрәев, Алсу Хисмәтуллина һәм Нурия Мәннаповалар уздырды.

Саубуллашканда, галим аларга үзенең һәм коллегаларының татар мәгърифәтчеләренең эшчәнлегенә багышланган хезмәтләре урнаштырылган китапларны бүләк итте, дип хәбәр итә Алсу Фаат кызы Хисмәтуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев