Иж-Бәйки клубын һәм ФАПын төзекләндерү таләп ителә
110 хуҗалыклы Иж-Бәйкидә гражданнар җыены беренче тапкыр узды. - Әмма иж-бәйкилеләр авыл төзеклегенә битараф түгел. Без алар белән авыл территориясен тәртиптә тоту буенча еш аралашып, фикер алышып торабыз, - ди Раиф Ваһапов. Әнә, быел да халык үтенече буенча Набережная урамына вакташ җәю планлаштырыла. Үзара салым акчалараның бер өлешен зират коймасын...
110 хуҗалыклы Иж-Бәйкидә гражданнар җыены беренче тапкыр узды.
- Әмма иж-бәйкилеләр авыл төзеклегенә битараф түгел. Без алар белән авыл территориясен тәртиптә тоту буенча еш аралашып, фикер алышып торабыз, - ди Раиф Ваһапов. Әнә, быел да халык үтенече буенча Набережная урамына вакташ җәю планлаштырыла. Үзара салым акчалараның бер өлешен зират коймасын яңартуга тотачаклар.
Яңарту дигәннән, Иж-Бәйки авыл клубы да инде күптәннән ремонтка мохтаҗ. Узган ел эчке өлешенә косметик ремонт ясаганнар ясавын.Әмма, куркыныч тудыру сәбәпле, клубка керү уңае сүтелгән, идәннәр дә таштан гына, урындыклар да бик иске.
- Иж-Бәйки халкының мәдәни чараларга теләп йөрүен яхшы беләбез. Шуңа клубны тәртипкә китерү буенча кулдан килгәнчә ярдәм итәрбез, - диде Валерий Макаров.
Авыл ФАПына, аны әйләндереп алган коймаларга да яңарту таләп ителә.
- Фельдшерыбыз Валентина Уразманова эшеннән бик канәгать без. Шуңа аның хезмәт шартларын яхшыртуыгызны үтенәбез, - диде җыелган халык. Әлеге мәсьәләне чишүне контрольдә тоту районның баш табибы Эдуард Овчинниковка йөкләнде.
- Киләчәктә дә шулай киңәшләшеп, килешеп, бер-берегезгә ярдәм итешеп эшләгез, - дип йомгаклады җыенны район башлыгы.
Ххх
Ике авылда да чүп түгүгә кагылышлы сораулар күп булды.
- "Мехуборка" компаниясе безнең районда бу эшне яңа елдан соң гына башлап җибәрде. Халык үтенечен искә алып, алар киләчәктә эш тәртибен тагын да камилләштерәчәкләр, - диде Валерий Макаров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев