Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Янгынга каршы иң яхшы эшләр

ТР Гражданлык оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча министрлык укучылар арасында янгынга каршы темага багышланган иң яхшы рәсем, инша, кулланма сәнгать конкурсы оештырган иде. Әлеге бәйгегә республика мәктәпләреннән 5936 эш кабул ителде. Күптән түгел комиссия җиңүчеләрне ачыклады. Бүләкләнүчеләр арасында безнең районнан да ике укучы бар. 1нче гимназиянең 3 сыйныф укучысы...

ТР Гражданлык оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча министрлык укучылар арасында янгынга каршы темага багышланган иң яхшы рәсем, инша, кулланма сәнгать конкурсы оештырган иде.
Әлеге бәйгегә республика мәктәпләреннән 5936 эш кабул ителде. Күптән түгел комиссия җиңүчеләрне ачыклады. Бүләкләнүчеләр арасында безнең районнан да ике укучы бар. 1нче гимназиянең 3 сыйныф укучысы Лиана Васильева "Поделка" номинациясендә II урын алды. Ә Л.Айтуганов исемендәге Девәтернә урта мәктәбе каршындагы "Тылсымчы" түгәрәге әгъзасе - 7 сыйныф укучысы Лилия Габбасова (рәсемдә) конкурста актив катнашканы өчен билгеләп үтелде.
Дәүләт янгын күзәтчелеге бүлекчәсе начальнигы Айрат Шәйдуллин, 1 сентябрь - Белем бәйрәмендә кызларны матур җиңүләре белән котлап, кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Укучыларга укуларында уңышлар теләде, бәйгеләрдә һәрчак актив катнашырга чакырды. Ә иң мөһиме, ут белән сак эш итүләрен, шырпы белән шаярмаска кирәклеген кисәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев