Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Яраларны сыкрата бу көн

Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 15 февральдә 24 ел тулды. Тик Әфганстан һәм Чечня җирләрендә хәрби хезмәт үткән солдатларның, бу сугышларда газиз улларын югалткан аналарның 24 сәгатькә дә исеннән чыкмый ул дәһшәтле еллар. Интернационалист сугышчыларны искә алу чарасында да күңел, ирексездән, әлеге елларга кайтып, йөрәк сыкрады. Традиция буенча, искә алу Җиңү...

Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 15 февральдә 24 ел тулды. Тик Әфганстан һәм Чечня җирләрендә хәрби хезмәт үткән солдатларның, бу сугышларда газиз улларын югалткан аналарның 24 сәгатькә дә исеннән чыкмый ул дәһшәтле еллар. Интернационалист сугышчыларны искә алу чарасында да күңел, ирексездән, әлеге елларга кайтып, йөрәк сыкрады.
Традиция буенча, искә алу Җиңү мәйданындагы Мәңгелек ут яныннан башланып китте. "Сезне бирегә, Мәңгелек ут янына, җыюыбыз юкка түгел. Бу - туган иле, халык азатлыгы өчен көрәшкән, яу кырында башын салган солдатларның безнең хәтерләрдә мәңге сакланачагын аңлата торган урын. Без бүген сезгә тирән хөрмәт белән бергә олы рәхмәтебезне дә җиткерәбез", - диде район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров. "Бүген сезнең алда басып торучы һәр интернационалист сугышчы кыюлык, батырлык, туган илгә тугрылык үрнәге ул. Сез менә шундыйларга лаеклы алмаш булып үсәргә тиеш", - дип мөрәҗәгать итте чарада катнашкан укучыларга хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Илгиз Галиев.
Әнә алар, сугышчан бурычларын Әфганстан һәм Чечня җирләрендә үтеп, Ватанга хезмәт итүнең батыр үрнәген күрсәткән солдатлар. Инде күбесенең чәчен бәс сарган... Әлеге ак чәчләр арасында нәкъ менә шул сугыш аркасында агарганнары да юк түгелдер. "Бу сугышны үткәннәр дөньяга да, якыннарына да икенче күзлектән карыйлар. Алар дөньяда сау-сәламәт яшәү, якыннарыңның янәшәңдә булуы никадәр зур бәхет икәнлеген яхшы аңлыйлар. Берегезгә дә мондый сугыш юлларын үтәргә язмасын, илебез күге һәрчак аяз булсын", - дип теләде "Хәрби туганлык" оешмасының Татарстан региональ бүлекчәсе башлангыч оешмасы җитәкчесе Рафис Муллахмәтов.
Аннан митингта катнашучылар интернационалист сугышчыларга куелган истәлек ташына чәчәкләр салдылар. Тын һаваны ярып өч тапкыр "Ура!!!" сүзләре яңгырады. "Сез үткән юл - чын батырлык юлы. Без сезне Хәтер көнендә генә түгел, һәрчак зурларга бурычлы. Шуңа күрә киләчәктә төрле яклап ярдәм итү юлларын эзләячәкбез", - диде Валерий Макаров.
Хәтер көне 3нче мәктәптә дәвам итте. Мәктәпкә керү юлында ук укучылар "тере коридор" булып, ике якка тезелеп, кул чабып каршы алдылар интернационалист сугышчыларны. Аннан һәр сыйныфта әфганчылар катнашында батырлык дәресләре башланды. Актлар залында узган чарада укучылар әфганчылар хөрмәтенә җыр-биюләр башкардылар, шигырьләр сөйләделәр. Һәр сүзе батыр солдатларга дан һәм хөрмәт белән сугарылган шигъри юлларны тыңлаганда, әфганчыларның күзендә яшь бөртекләре җемелдәде. Мөгаен, алар бу минутларда тау-ташлы Әфганстан җирләрендә үткән көннәрен искә алганнардыр. Сугышчан дусларын вакытсыз югалтуга да йөрәкләре сыкрагандыр. Әйе, әфганчыларның сафы елдан-ел сирәгәя. Ут эченнән исән-имин кайтып та, анда алган яралардан 24 солдат вафат булган инде. Әлеге солдатларны бер минут тынлык белән искә алдылар. "1996 елда районыбызда "Хәрби туганлык" оешмасына нигез салгач, сугышчан дусларыбызга туганнарча ярдәм итүне, шушы сугыш аркасында улларын югалткан әниләр, сөекле ирләрен югалткан тол хатыннар турында кайгыртуны максат итеп куйган идек. Без бүген дә шушы максатыбызга тугры калабыз. Оешмабыз республика буенча III урында тора", - дип сөйләде укучыларга Рафис Муллахмәтов.
...Әфганчы дуслар бу көнне табын артында да бик озак хатирәләрен уртаклаштылар. Әйе, күңелләренә тирән уелган хатирәләре дә, тетрәнеп сөйләрдәй истәлекләре дә күп шул аларның. Без аларны алдагы елда, Россия солдатларын Әфганстан җирләреннән чыгаруга 25 ел тулган чакта тагын да күбрәк ишетербез әле. Бары тик әфганчыларабыз да, чит җирләрдә интернациональ бурычларын үтәгән башка якташларыбыз да исән-сау гына булсыннар.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев