Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Язгы ташу бәла китермәсен

Табигатьнең үз кануннары. Әле узган атнада гына температура плюс 5кә кадәр күтәрелгән иде. Бу шимбәгә исә синоптиклар минус 15-20гә кадәр төшәр, диләр. Кыш ничек кенә бирешергә теләмәсә дә, язгы ташкыннар башланырга да санаулы көннәр калып бара. Шәһәребез һәм авылларыбыз "зур су"га әзерме? Район хакимиятендәге киңәшмәдә авыл җирлекләре башлыклары белән шул...


Табигатьнең үз кануннары. Әле узган атнада гына температура плюс 5кә кадәр күтәрелгән иде. Бу шимбәгә исә синоптиклар минус 15-20гә кадәр төшәр, диләр. Кыш ничек кенә бирешергә теләмәсә дә, язгы ташкыннар башланырга да санаулы көннәр калып бара. Шәһәребез һәм авылларыбыз "зур су"га әзерме? Район хакимиятендәге киңәшмәдә авыл җирлекләре башлыклары белән шул турыда сөйләштеләр.

Янгын сүндерү часте начальнигы Рәшид Мастикаев башта 2012 елгы ташуда Иж-Бубый, Тирсә авылларында 50дән артык шәхси хуҗалыкны су басуын, авыл җирлекләре Советларының моңа әзер булмауларын, шулай да халыкны авыр хәлдә калдырмауларын искә алып үтте. Ләкин узган елгы зур сынау сабак булмаган, күрәсең. Быел да авыл җирлекләре башлыкларының бу мөһим эшкә бармак аша каравын тәнкыйть утына алды ул. "Бигрәк тә авыллардагы кече елгаларның яр буйларын агач басуы, күбесенең корып, сынып елгага төшүе куркыныч тудыра. Кыскасы, бу елгалар - ташландык хәлдә. Аларны чистарту өчен авыл башлыкларына кичекмәстән өмә үткәрергә кирәк. Шулай ук торбаларны чистартуга да тизрәк алыныгыз", - диде Рәшид Мастикаев. Ул шулай ук һәр авыл җирлеге Советында гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия эшләргә тиешлеген, авылда нинди генә хәл булса да, шунда ук тәүлек әйләнәсе эшләүче Бердәм диспетчер хезмәтенә 24141, 24633 телефоннары буенча шалтыратырга кирәклекне исләренә төшерде. "Узган яздагы су басудан зыян күргән хуҗалыкларга беренче тапкыр матди ярдәм күрсәтелде. Әмма вакытында гариза язмаган хуҗалар бу компенсациядән мәхрүм калды. Шуңа күрә су баскан очракта килгән зыянны каплау өчен тиешле документларны җыеп тиз арада район хакимиятенә тапшырырга кирәклекне онытмагыз. Су басудан мөлкәтенә зыян килгән һәр хуҗалыкка документлар җыеп тапшыруда ярдәм итегез ", - дип мөрәҗәгать итте авыл башлыкларына Рәшид Мастикаев.
Янгын сүндерүчеләр килмәячәк
...Язгы ташулар узар. Җир-сулар кипкәч янгын сүндерүчеләр өчен тагын кызу чор башлана: янгын чыгу очраклары күпкә арта. Елның-елында алар тәүлеккә әллә ничә тапкыр коры үлән янган урыннарга чыгып чабалар. "Быел без берничек тә бу янгыннарга чыга алмаячакбыз. ГЛОНАСС системасы буенча һәр янгын сүндерү машинасының кайда, нинди маршрут буенча баруы күзәтеләчәк. Безгә хәзер янган үләнне сүндерергә чыгу рөхсәт ителми. Моны сүндерү чарасын авыл җирлеге Советы үзе оештырырга тиеш. Шуңа күрә хәзердән үк техникагызны тәүлекнең теләсә кайсы вакытында янгын булган урынга чыгып китәрдәй әзерлеккә куегыз. Акча юк дип кул кушырып утырмагыз. Әнә, Кичкетаң җирлеге башлыгы Зөлфәт Нуриевның янгын сүндерү машинасы ел әйләнәсе башка авыллардагы янгыннарны да сүндерүдә катнаша", - диде Рәшид Сәедович.
Киңәшмәдә әйтелгән мөһим эшләрне якын арада башкару - һәр авыл җирлеге башлыгынң төп бурычы. Бу эшләрдә авыл халкының да ярдәме кирәк, әлбәттә. Шул чагында гына язгы ташулар бәла-каза китермәс.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев