Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Яшь инспекторлар – бәйгедә

Матур традиция буенча ЮХИДИ бүлекчәсе быел да юл хәрәкәте яшь инспекторлары арасында "Куркынычсыз тәгәрмәч" конкурсын үткәрде. Бәйгедә 14 мәктәптән 13 яшькә кадәрле малайлар һәм кызлар катнаштылар. "Әлеге ярышны укучылар һәр елны көтеп алалар. Берничә тапкыр республикада район данын да яклаганыбыз булды. Быел да мәктәбебездә эшләп килүче "Яшь инспектор" түгәрәгеннән иң...

Матур традиция буенча ЮХИДИ бүлекчәсе быел да юл хәрәкәте яшь инспекторлары арасында "Куркынычсыз тәгәрмәч" конкурсын үткәрде.
Бәйгедә 14 мәктәптән 13 яшькә кадәрле малайлар һәм кызлар катнаштылар. "Әлеге ярышны укучылар һәр елны көтеп алалар. Берничә тапкыр республикада район данын да яклаганыбыз булды. Быел да мәктәбебездә эшләп килүче "Яшь инспектор" түгәрәгеннән иң оста балалар Ян Шелудько, Лиза Колотовкина, Влада Касаткина, Костя Субботин белән килдек. Укучылар түгәрәктә бик теләп шөгыльләнәләр, бәйгедә дә сынатмаслар дип уйлыйм", - диде 4нче мәктәптәге түгәрәк җитәкчесе Елена Кондрашина. Яшь инспекторлар үзләре дә бик "тере" күренәләр. Әнә бит, беренче медицина ярдәме дә күрсәтә беләбез, юл йөрү кагыйдәләрен дә ятладык", - дип торалар.
Бәйге башланыр алдыннан 3нче мәктәпнең актлар залы умарта күчен хәтерләтә иде. Исәнбай мәктәбе малай-кызлары визит карточкасы биремендә башкарачак җыр текстын ятлыйлар, Кадрәк укучылары бер-берсенә юл йөрү кагыйдәләре буенча сораулар яудыралар...
Чынлап та, бәйге бик җитди. Ул күп белүне, игътибарлылыкны таләп итә. Оештыручылар да алдан ук җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр көтә дип ымсындырып куйдылар.
ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Олег Капилов яшь инспекторларның күп булуына сөенүен белдерде. "Узган ел "Куркынычсыз тәгәрмәч"тә бары 5 команда көч сынашкан иде. Ә менә быел командаларның 3 тапкыр артык булуы - үзе зур шатлык. Бүген юлларда машиналар тыз-быз килеп кенә тора. Ә юл йөрү кагыйдәләрен балалар да, өлкәннәр дә белергә тиеш. Әлеге кагыйдәләрне үтәмәү нәтиҗәсендә ел саен юл-транспорт һәлакәтләрендә күпме кешеләрнең гомерләре өзелә. Шуңа күрә мәктәптән үк юл йөрү кагыйдәләрен "бишле"лек белегез!" - диде ул. Олег Ринатович укучыларны бәйгегә әзерләгән укытучыларга да рәхмәтен җиткерде. "Араларыгызда әлеге бәйгене яратып, үз итеп өлгергәннәрегез дә бар. Безнең белән бергә булганыгыз өчен рәхмәт сезгә!" - диде ул.
Бәйге командаларның визит карточкасыннан башланды. Команда белән таныштырырыга, девиз, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турында җыр яки шигырь башкарырга иң беренче сәхнәгә Кичкетаң мәктәбе укучылары күтәрелде. Чыгышлары матур килеп чыкса да, дулкынланулары йөзләренә чыккан иде Алсу белән Ләйсәннең. Алар: "Беренче булып бу кадәр халык алдында чыгыш ясау бер дә җиңел булмады. Ярый әле, җырыбызның сүзләрен онытмадык", - дисәләр, шушы ук мәктәптән Вадим белән Жорес зур ышаныч белән: "Бәйгегә килергә ике атна алдан әзерләнә башладык. Бөтен биремнәргә дә чатнатып җавап бирәчәкбез", - диделәр.
Ә биремнәр җиңелләрдән түгел иде. Укучылар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча 25 сорауга санаулы минутлар эчендә җавап бирделәр. Аннан аларның һәрберсен беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча 5 сорау көтә иде. "Медицина буенча шәһәр мәктәпләреннән кала иң төгәл җавапларны Көчек мәктәбеннән Адель Сабирҗанов һәм Исәнбайдан Гадел Ягъфәров бирделәр. Афәрин!" - диде шәфкать туташы Фәридә Әхмәтшина. ЮХИДИ хезмәткәрләре юл билгеләре буенча да балаларның белемнәрен сынадылар. Теоретик биремнәр тәмамлангач, иң җиңеле - велосипедта фигуралы йөрү генә калды дип сөенгәннәрнең дә соңрак кәефләре төште. Чөнки ул да җиңелләрдән түгел иде. Берничә каршылык аша үткәндә һәр кимчелек теркәлеп барылды. Әнә, Кадыбаш мәктәбе укучылары: "Авылда без сәпидтә җилдерәбез генә. Монда да сынатмаячакбыз", - дисәләр дә, каршылыкларны берсе дә төгәл генә үтә алмады. Башка мәктәпләрдән килүчеләр арасында да хата ясаучылар күп булды.
Әнә шулай, бәйге ахырына якынлашты. I урынны 1нче гимназиянең "Автостоп" командасы яулады. II-IIIдә - 4нче шәһәр һәм Красный бор мәктәпләре яшь инспекторлары. Алар фәнни һәм белем бирүче программаларны финанслау дирекциясе филиалы директоры Раушания Тимкина кулыннан бүләкләрнең саллыларын алдылар. Урыннарга карап җиңүче командаларның малайлар-кызларына велосипед, самокат, баскетбол туплары, җитәкчеләренә флешкалар, мәктәпләргә фотоаппарат һәм магнитлы такталар бүләк иттеләр. Сынауларда иң күп балл җыйган укучылар да бүләкләргә лаек булдылар.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев