Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Каһарман райондашыбызның туганнарын эзлиләр

Ул – тумышы белән Тирсә авылыннан

“Әгерҗе хәбәрләре“ район газетасы редакциясенә Балашиха шәһәреннән запастагы офицер Елена Шутовадан хат килеп төште. 

Елена ханым безнең редакциягә беренче тапкыр гына мөрәҗәгать итми инде. Дрибинск территориясендә һәлак булучылар турында мәгълүмат туплаучы, эзләнү эшләре алып баручы, туган төбәген өйрәнүгә зур тырышлык куючы Елена ханым бу юлы түбәндәге эчтәлектәге хат юллаган: “Безнең районда батырларча һәлак булган Әмиров Нургали Мифтах улының җәсәде күмелгән урын бар. Ул – тумышы белән Тирсә авылыннан. Әгәр туганнары табылса, әлеге каһарман сугышчы турында мәгълүмат җиткерер идем“, диелгән анда.  

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Әгәр сез каһарман райондашыбызны беләсез икән, редакциягә – 22962 телефонына шалтырата аласыз. Без Елена Ивановнаның телефон номерын биреп, сезгә аның белән элемтәгә чыгу мөмкинлеге тудырырбыз.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев