Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Кадыбаш мәктәбе “Инженерлык республикасы” проекты кысаларында Казан кунакларын кабул итте

Әлеге чара мәгариф учреждениеләре арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуда мөһим адым булып тора

“Инженерлык республикасы” республикакүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Кадыбаш мәктәбе Казан шәһәре Совет районының Венера Кашвиевна җитәкчелегендәге “Лицей-инженер үзәге”, Гөлнара Гаппасовна җитәкчелегендәге “187 күппрофильле лицей” вәкилләрен каршы алды, дип хәбәр итә “Мәгариф идарәсе”.

Программа барышында Кадыбаш һәм Исәнбай мәктәбе укучылары һәм педагоглары өчен кызыклы мастер-класслар оештырылды. 

Әлеге чара мәгариф учреждениеләре арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуда һәм инженерлык белеме өлкәсендә тәҗрибә алмашуда мөһим адым булып тора.

Бу җылы очрашу Кадыбаш, Исәнбай һәм Девәтернә авыл җирлекләрендә яшәүче халык өчен инженерлык лицееның талантлы педагоглары башкаруында “Син бит минем бергенәм” спектаклен күрсәтү белән тәмамланды. Театр тамашачыларга онытылмаслык хис-кичерешләр бүләк итте.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев