Кадыбаш мәктәбендә Герой партасын ачу тантанасы узды
Ул махсус хәрби операция зонасында һәлак булган Динар Шакиров хөрмәтенә ачылды
Ватан геройлары көне алдыннан Кадыбаш мәктәбендә истәлекле вакыйга булды. Әлеге белем бирү йорты "Герой партасы" Бөтенроссия белем бирү проектына кушылды: мәктәпнең 2013 елгы чыгарылыш сыйныф укучысы, махсус хәрби операция зонасында һәлак булган, Батырлык ордены иясе Динар Шакиров якты истәлеге хөрмәтенә Герой партасы ачылды.
Тантанага махсус хәрби операция зонасында катнашучы якташларыбызның әти-әниләре, тормыш иптәшләре дә чакырылды.
Партаны ачу хокукы Динарның Иске Эсләк авылында яшәүче әти-әнисе Гөлнара Ингил кызына, Илгиз Мөхәммәтнур улына һәм мәктәпнең “Яшь армиячеләр” отряды әгъзаларына бирелде. Ә иң беренче Герой партасына утыру хокукы мәктәбебезнең уку алдынгылары, олимпиада җиңүчеләре Әлфинә Шәймәрданова, Камил Рамазановка бирелде. Алар мәктәп, авыл, ил данын якларга, тырышып укырга, Ватаныбыз батырларын истә тотарга, Россия патриотлары булырга ант иттеләр.
Кичәне алып барган тәрбия буенча директор киңәшчесе Гөлназ Йосыпова һәм ОБЗР фәне укытучысы Шамил Закиров батырлык үрнәге күрсәткән якташларыбызны тирән хөрмәт белән искә алдылар.
Кадыбаш һәм Иске Эсләк авыллары җирлек башлыклары Хәлил Закиров, Гөлнара Әхмәтова, авылыбыз аксакалы Илфат Рамазанов якташларыбызның Ватан алдында бурычларын фидакарьләрчә үтәүләрен билгеләп үттеләр. Мәктәп директоры Фәния Рәшитова һәр укучының тырышып укуы Ватанга тугрылык билгесе булуын искәртте. Чарада Динарның мәктәп еллары искә төшерелде.
Яу кырында ятып калган батырларыбыз хакындагы истәлек буыннан-буынга җиткерелсен! Бар дөньяны тынычлык берләштерсен! Безнең тыныч тормыш өчен гомерләрен аямаган батырларга мәңгелек дан булсын!
Чарада катнашучылар Кадыбаш мәктәбен төрле елларда тәмамлаган батыр укучыларының, якташларыбызның туган якларга җиңү белән исән-имин әйләнеп кайтуларын теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев