Кадыбашта кичке уен-фольклор бәйрәме узды
Шул рәвешле борынгыдан килгән йолаларны яңарттылар алар
Бу турыда «Кадыбаш авылы китапханәсе» хәбәр итә.
Җәйге матур кичләрдә, кояш баеп, өлкәннәр йокларга яткач, колхоз эшеннән арып кайтсалар да, кызлар-егетләр су буйларына «Кичке уен» га төшкән.
Кичке уеннарда җыр-бию, уен-көлке бер генә минутка да тынып тормаган. Анда җырлы-биюле түгәрәк уеннары, ике урам арасында җыр ярышлары, шаян такмаклар әйтешү, күмәк һәм ялгыз биюләр, кызыклы уеннар уйналган. Бу уеннарда егетләр һәм кызлар бер-берсе белән танышкан-кавышканнар, күрешкән-сөешкәннәр, вәгьдәләр бирешкәннәр. Шуңа күрә әлеге уеннар яшьләрнең иң яраткан урыны булып саналган.
Кадыбаш мәдәният йорты хезмәткәрләре шушы йоланы янартып, авыл халкы, Казан кунаклары, курше авылның актив халкы белән берлектә бик кунелле кичке уен уткәрделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев