Кадыбашта тантаналы рәвештә төзекләндерүдән соң Мәдәният йорты ачылды
Ул республика программасы буенча ремонтланды
Бүген Кадыбашта тарихи вакыйга. Республика программасы буенча капиталь төзекләндерелгән Мәдәният йорты үз ишекләрен ачты. Мәдәният йортында авыл җирлеге Советы, авыл китапханәсе дә урнашкан.

Аны ачу тантанасында Әгерҗе районы башлыгы Ленар Нургаянов, аның урынбасары Илфат Ямалиев, районыбызның мәдәният хезмәткәрләре, төзүчеләр катнаштылар. Җитәкчеләр, хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә катнашучы Касай егете, батыр якташларның әниләре агач утырту акциясендә дә катнаштылар.

Ленар Фәрит ул авыл халкын әлеге матур, истәлекле вакыйга белән котлады, төзүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды. Соңыннан авыл халкы спектакль карады. Ул якташыбыз Казанның инженерлык лицее директоры Венера Хәйретдиновадан бүләк булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев