Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Кадыбаш авылыннан Асия Мөсифуллинаны җитәкчеләр котлады

Асия ханым, Кадыбаш авыл җирлеге Советында 30 елдан артык эшләп, авылдашларының тирән ихтирамын яулады. Шуның 20 елында ул авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазифасын башкарды. - Эшләгән чорда беркемнең үтенечен кире какмады, һәр сорауга төгәл җавап бирде, бик тә кешелекле булды, - дип искә алалар аны авылдашлары. Кичә 60...

Асия ханым, Кадыбаш авыл җирлеге Советында 30 елдан артык эшләп, авылдашларының тирән ихтирамын яулады. Шуның 20 елында ул авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазифасын башкарды.

- Эшләгән чорда беркемнең үтенечен кире какмады, һәр сорауга төгәл җавап бирде, бик тә кешелекле булды, - дип искә алалар аны авылдашлары.

Кичә 60 яшьлек юбилее көнне дә Асия ханым күп котлаулар һәм рәхмәтләр кабул итеп алды. Район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов һәм Кадыбаш авыл җирлеге башлыгы Илфат Рамазанов та изге теләкләрен, истәлек бүләкләрен тапшырдылар.

- Сез яшь белгечләргә әле дә үрнәк булып торасыз. Сезнең белән эшләгән елларны сагынып искә алабыз, - диделәр алар.

Асия ханымга бәхетле тигез гомер, балалар игелеге, лаеклы ялдагы тормышының сөенечле мизгелләргә бай булуын теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев