Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кадыбаш мәдәният хезмәткәрләре “Өмет уты балкый күңелләрдә“ исемле кичә уздырдылар

Кадыбаш Мәдәният йортында узган "Өмет уты балкый йөрәкләрдә" дигән кичәгә авылыбыздагы физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне чакырып, аларга хөрмәт күрсәтә алуыбызга бик сөендек. Сынауларга дучар булып та, төшенкелеккә бирелмичә яшәүче каләм тибрәтүчеләрнең китапларыннан "Иҗатыбыз сезгә канат куйсын" дигән күргәзмә оештырдык. Фаҗигагә дучар булып күп еллар урын өстендә яткан, әмма каләмнән аерылмаган...

Кадыбаш Мәдәният йортында узган "Өмет уты балкый йөрәкләрдә" дигән кичәгә авылыбыздагы физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне чакырып, аларга хөрмәт күрсәтә алуыбызга бик сөендек.

Сынауларга дучар булып та, төшенкелеккә бирелмичә яшәүче каләм тибрәтүчеләрнең китапларыннан "Иҗатыбыз сезгә канат куйсын" дигән күргәзмә оештырдык. Фаҗигагә дучар булып күп еллар урын өстендә яткан, әмма каләмнән аерылмаган яраткан язучыбыз Фәнис Яруллинның шигырьләрен укыганда авылдашларның йөзләре моңсуланса да, дәртле җырлар, күңелле уеннар аларның кәефен күтәреп җибәрде. "Җырны таны", "Сорау-җавап" уеннарында катнашырга теләүчеләр дә күп булды.

Авылдашларыбыз үзләренә шундый игътибар күрсәтүләренә рәхмәт әйтеп таралыштылар.

Фәридә КАЮМОВА,

Кадыбаш китапханәчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев