Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кайбер табибларга өстәмә түләүләр булачак

Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карарда язылган

Татарстанның соматопсихиатрия бүлекчәләре белгечләре хезмәтнең интенсивлыгы һәм зарарлы яки куркыныч шартларда эшләүләре өчен өстәмә түләүләр тиешле исемлеккә кертелде. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карарда язылган.

Бу бүлекләр белгечләре «Психиатрия (психоневрология) хастаханәләрендә, катгый күзәтүдәге психиатрия хастаханәләрендә, наркология медицина оешмаларында һәм аларның структур бүлекчәләрендә; психик авыруларны һәм хроник алкоголизмнан һәм наркоманиядән интегүче кешеләрне дәвалау өчен бүлекләрдә, палаталарда, башка медицина оешмалары кабинетларында эшләү» пунктына кертелгән.

Моннан тыш, медицина хезмәткәрләренә түләү турындагы нигезләмәгә медицина профилактикасы кабинеты мөдирләре дә кертелде. Дәүләт оешмасында мондый белгечләр өчен төп оклад 18,9 мең сум күләмендә билгеләнгән.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев