Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Каләм осталары кышның матурлыгын шигырьләрендә сурәтли

Районыбызның каләм осталары кышның матурлыгын шигырьләрендә чагылдырырга яраталар. Кемдер үткәннәргә кайтып килә, кемгәдер якты хыяллар өсти ул... КЫШЛАРНЫ МИН КӨТЕП АЛА ИДЕМ Бик ярата идем кышларны мин, Быелгысы никтер ямансу. Сагышларга мөлдерәмә тулып Көннәр үтә гүя агымсу... Кышларны мин көтеп ала идем, Якын иде хәтта бураны да. Ак буранга кушылып...

Районыбызның каләм осталары кышның матурлыгын шигырьләрендә чагылдырырга яраталар. Кемдер үткәннәргә кайтып килә, кемгәдер якты хыяллар өсти ул...

КЫШЛАРНЫ МИН КӨТЕП АЛА ИДЕМ

Бик ярата идем кышларны мин,

Быелгысы никтер ямансу.

Сагышларга мөлдерәмә тулып

Көннәр үтә гүя агымсу...

Кышларны мин көтеп ала идем,

Якын иде хәтта бураны да.

Ак буранга кушылып җырлый иде

Йорт-куралар, авыл урамы да...

Сизә идем, юкка гына түгел,

Күңелкәем кышка ашкынган.

Аклык белән шатлык җитәкләшеп

Йөгереп чыга иде каршыма...

Күңел йөри иде иләсләнеп

Бәскә чумган урман буйларында.

Сары көздән калган сары сагыш

Чыгып кача иде уйларымнан...

Кышлар быел никтер үзгә төсле,

Моңсу булып килде әйләнеп.

Кышлар җитсә диеп көткән күңел

Үрсәләнеп көтә җәйләрне!..

Әлфирә НИЗАМОВА.

Исәнбай авылы.

САГЫШ

Әкрен генә карлар ява

Иңнәремә сарылып.

Ә мин барам кышкы юлдан

Үткәннәрне сагынып.

Ий, бу карның аклыклары,

Дөньяның сафлыклары!

Гомер юлларында була

Кайгысы, шатлыклары.

Алдагысын белмәгәнгә

Сагындыра үткәне.

Карлар саны кебек булсын

Бәхетләрнең көткәне.

Тәнзилә ХӘБИБУЛЛИНА.

Салагыш авылы.

КЫШНЫ ЯРАТАМ

Яз да түгел, җәй дә түгел,

Мин көздә туган.

Кыш дип язган шигырьләрем

Күп - йөзгә тулган.

Нигә миңа рәхәт икән,

Буран дуласа?

Бертөрле сузып тәрәздә

Җилләр уласа.

Мин кырыс та, мин салкын да

Түгел түгелен.

Тик нигәдер ап-ак кышка

Тарта күңелем.

Кышкы зәмһәрир суыклар,

Коры саф һава.

Җәйләрдә җылы тапмаган

Җаныма дәва.

Чулпан НУРМӨХӘММӘТОВА.

Әгерҗе шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев