Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Камералар кую буенча һәркайсыгызның фикере мөһим, әгерҗелеләр!

Әгерҗедә шәһәрдәге күпкатлы йортларга күзәтү камералары урнаштыру бурычы торганлыгын, әмма моның өчен халыкның ризалыгы кирәклеге турында язган идек. Йортлар өчен җаваплы вәкилләр хәзер халык арасында аңлату эшләре алып баралар. Гагарин урамындагы 2нче һәм 5нче, М.Горький урамы 2а, Гоголь урамы 1нче, Комсомольская урамы 10нчы йортларда яшәүчеләр камера куярга ризалыкларын белдерделәр инде....

Әгерҗедә шәһәрдәге күпкатлы йортларга күзәтү камералары урнаштыру бурычы торганлыгын, әмма моның өчен халыкның ризалыгы кирәклеге турында язган идек.

Йортлар өчен җаваплы вәкилләр хәзер халык арасында аңлату эшләре алып баралар. Гагарин урамындагы 2нче һәм 5нче, М.Горький урамы 2а, Гоголь урамы 1нче, Комсомольская урамы 10нчы йортларда яшәүчеләр камера куярга ризалыкларын белдерделәр инде.

Район хакимиятендә күпкатлы йортлар өчен җаваплы вәкилләр белән узган киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев Яңа елга кадәр һәр йортта җыелышлар уздырып, халыкның фикерен белергә дигән бурыч куйды. Район электр элемтәсе узелы начальнигы Әсгать Садыйков җыелышларда үзе дә катнашырга, аңлату эшләре алып барырга әзер икәнлеген әйтте.

- Күзәтү камералары куйдыру, иң беренче чиратта, үзебезнең иминлек өчен кирәклеген истән чыгармасагыз иде, шәһәрдәшләр. Камерага йорт тирәсендә нәрсә эшлиләр, машинагыз янына кем килә, подъездга кем керә-чыга - барысы да язылып барыла. Камералар полиция хезмәткәрләренә җинаятьләрне ачуда ярдәм итәчәк. Әнә, узган атнада Октябрьская урамындагы кибеткә кергән каракның эзенә шушы урамдагы 5нче йортка пилот проекты буларак куелган камера ярдәмендә бик тиз төштеләр, - ди Әсгать Дамирович.

Хөрмәтле шәһәрдәшләр! Җыелышларда актив катнашып, әлеге мәсьәлә буенча үз фикерегезне белдерсәгез иде.

Миләүшә Ягъфәрова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев