Карлар ява тын гына
Гадәттә, Яңа ел каникулы кар-бураннары белән истә кала торган иде. Ә 2018 елның январь яллары рәхәт, җылы һава торышы белән истә калыр, мөгаен. Саф һавада күңел ачар, бала-чагага уйнар өчен менә дигән җылы һава торышы булды. Зарыгып көтеп алган кар да яуды, ниһаять. Синоптиклар хәбәр итүенчә, әле кар атна буе...
Гадәттә, Яңа ел каникулы кар-бураннары белән истә кала торган иде. Ә 2018 елның январь яллары рәхәт, җылы һава торышы белән истә калыр, мөгаен. Саф һавада күңел ачар, бала-чагага уйнар өчен менә дигән җылы һава торышы булды.
Зарыгып көтеп алган кар да яуды, ниһаять. Синоптиклар хәбәр итүенчә, әле кар атна буе явачак.
Бүген, 8 январьда, һава торышы көндез -3, төнлә -6 булачак.
9 январьда -6, -8, 10ысында -7, -9, 11ендә -8, -14 булачак, диләр. 12 январьда температура көндез -16га кадәр төшәчәк. Төнлә -21 булыр дип көтелә. Ә алдагы ялларда температура көндез -17 һәм -13 булачак.
Көн саен кар явар дип тә ышандыралар. Рәхәтләнеп ял иткәннән соң, җиң сызганып кар көрибез хәзер, җәмәгать.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев