Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Касай авылында ӘХМӘДИЕВлар гаиләсе ике гектар мәйданда виктория җиләге үстерә (ВИДЕО)

Аларның әлеге эшчәнлек белән шөгыльләнә башлауларына биш ел

Аларның әлеге эшчәнлек белән шөгыльләнә башлауларына биш ел. Шушы вакыт эчендә җиләк мәйданы сигез сутыйдан ике гектарга кадәр җиткән. 

БЕР СҮЗ ҖИТӘ

Бер урамлы кечкенә генә Касай авылында гомер кичерәләр Альберт–Әминә Әхмәдиевлар. Уллары Айнур белән Искәндәр – икесе дә Казанда югары уку йортларын тәмамлаганнар, сәүдә өлкәсендә хезмәт куялар. Башкалага китеп төпләнсәләр дә, туган авылларын чиксез яраткан егетләр моңа кадәр дә ара ерак дип тормаганнар, әти-әниләре янына еш кайтып йөргәннәр. Хуҗалыкта төп ярдәмче булганнар.

– Бер кайтканда улларыма теплица куеп бакча җиләге үстереп карау теләгем барлыгын әйттем, – ди Әминә апа.

Озак та узмый, Айнурга эшчәнлеге белән бәйле конференциядә катнашырга туры килә. Анда виктория үстереп тә зур табыш алу мөмкинлеге барлыгы турында сөйлиләр. Айнур әлеге конференциядән якты уй-хыяллар белән янып кайта. Бу 2017 ел була. Шуннан соң егетләр өчен Касай белән Казан арасындагы 350 чакрым юл тагын да кыскара. Җай чыгуга туган авылларына ашкыналар алар. Җиләк үстерү технологиясен өйрәнәләр, туфракны тикшертәләр, безнең як климатына туры килердәй сортлар эзлиләр...

СИГЕЗ СУТЫЙДАН БАШЛАНГАН ЭШ

Өй янындагы сигез сутый бакчадан башлана эш. Голландиядән җиләк сортлары кайтып җиткәнче озын түтәлләр ясап, аның астына сугару җайланмасы урнаштыралар, ягъни суны торбалар аша китертеп тамчылап сибелә торган итеп ясыйлар. Эшкәртелгән туфрак өстен кара пленка белән каплыйлар. Ул елны сигез сутыйга өч мең төп җиләк үсентесе утырталар Әхмәдиевлар.

Шул елны ук 400 килога якын уңыш җыялар. Бу егетләрне канатландыра гына. Икенче елны мәйданны тагын шуның кадәргә арттыралар. “Хоней”, “Еви2” сортлары безнең як климаты өчен бик кулай булып чыга. Җиләк үрчетүгә киткән чыгымнар да каплана, файдасы да кала. 

Ике ел рәттән аз гына мәйданнан күпләп уңыш алган егетләр ирешелгәннәрдә генә тукталып калмаска уйлыйлар. Дөрес, матди яктан кыенлыклар була, әмма аларга инвестор ярдәмгә килә. Күп тә үтми, авыл янәшәсендәге кырга 230 метрлы биш теплица куела.

– Эш башлаганда күп нәрсәне аңлап та, белеп тә бетермисең. Без дә теплицада үскән җиләктән күбрәк уңыш алырбыз дип хыялландык. Чыгым, әлбәттә, күп тотылды. Әмма теплицаларыбыз көчле җилгә каршы тора алмадылар һәм бу алым турында онытырга туры килде, – дип сөйли Айнур.

Ярый әле, 2018, 2019 елларда эш башлаучы фермерлар өчен тәгаенләнгән федераль грантта катнашып өч миллион сум акча оталар. 

–    Моның өчен без район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дилүс Гатауллин һәм аның урынбасары Ленар Сабировка рәхмәтле, – ди Айнур. 
Нәкъ менә шул елларда Әхмәдиевларның җиләк мәйданы өч гектарга җитә.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев