Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Касайда гомер кичерүче Фәймә апа Солтанова: Тормышның ачысын-төчесен күп күрдем

Касайның иң өлкән кешесе ул

Авыл кызына үсмер чактан ук тормыш арбасына җигелергә туры килә. Гаилә ишле, юклык заман. Сугыш вакытларында колхозда бил бөккәннәрен, чәчүлек орлыкка Красный борга кадәр 50 чакрымга якын араны чана тартып җәяүләп үткәннәрен әле хәзер дә уфтанып искә ала Фәймә апа. 

–    Болай да бик авыр тормышта яшәдек. Әни вафат булганда миңа 12 яшь иде. Без – балаларга дөньяның бөтенләй яме калмады, – ди ул. 

50нче елларда Фәймә тракторчыларга ярдәм итә, сабанчы булып эшли. 

–    Гомер буе колхоз эшендә булдым. Җәмәгатем Разый да колхозчы иде. Тракторда да эшләде, көтү дә көтте, – ди ул. 
Матур гаиләдә өч бала – Зәниф, Гөлфия, Хәниф тә әти-әниләре кебек эш сөючән, бик акыллы һәм тыйнак булып үскәннәр.  

Разый абый белән Фәймә апаның бәхетле гаилә тормышы 58 ел дәвам итә. Җәмәгатенең вафатына берничә ел узса да, аны сагынып искә алмаган көне юк Фәймә апаның. Аның һәм өлкән уллары Зәнифнең рухына догалар кылып, калган балалары һәм оныкларына исәнлек-саулык теләп яши ул. 

Картлык көнен кызы Гөлфия, килене Әсфирә, оныклары белән бергә уздыра Фәймә апа. Сарапулдагы улы Хәниф тә гаиләсе белән еш кайта. Барысы бергә җыелганда өй эче нурга күмелә. 

–    Әни янына бармый калган көнебез юк. Аның белән кара-каршы утырып чәй эчү дә – олы бәхет, – ди Гөлфия апа. 

–    Ярый әле, кызым һәм киленем янәшәдә дип сөенәм. Олыгайган көндә балаларың янда булу иң мөһиме икән, – ди Фәймә апа. 

Касайның иң өлкән кешесен 90 яшьлек гомер бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, Кадыбаш авыл җирлеге башлыгы Хәлил Закиров тәбрикләделәр һәм бүләкләр тапшырдылар. “Сезнең буынга ачлыкны да, ялангачлыкны  да күрергә туры килде. Көчле рухлы, сабыр булуыгыз аркасында сез авырлыкларны җиңдегез, урта һәм яшь буынга һәрвакыт үрнәк күрсәтеп яшәдегез. Рәхмәт сезгә!“ диделәр алар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев