Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

“Казан кайма“сын төзүдә Көчек авылы ветераны да катнашкан

Дәһшәтле сугыш елларында "Казан каймасы"н төзүдә Көчек авылыннан Нәҗибә ШӘЙДУЛЛИНА да катнашкан. Сугыш башланганда 18е генә тулып килә әле кызның. Нәкъ бер елдан аны авылдашлары Өркыя, Мәгъфия, Шәмсетдин, Хәйбетдин, Нәгыймә, Мәгъсумә һәм җәмәгате Зиннәтулла белән Апас якларына окоп казырга җибәрәләр. Җәйнең көзгә авышкан бер мәле була ул. - Безгә -...

Дәһшәтле сугыш елларында "Казан каймасы"н төзүдә Көчек авылыннан Нәҗибә ШӘЙДУЛЛИНА да катнашкан.

Сугыш башланганда 18е генә тулып килә әле кызның. Нәкъ бер елдан аны авылдашлары Өркыя, Мәгъфия, Шәмсетдин, Хәйбетдин, Нәгыймә, Мәгъсумә һәм җәмәгате Зиннәтулла белән Апас якларына окоп казырга җибәрәләр. Җәйнең көзгә авышкан бер мәле була ул.

- Безгә - унике кешегә яшәргә ташландык бер өй бирделәр. Салам җәелгән сәкегә, идәнгә тезелешеп ята торган идек. Көн саен 12 чакрым җәяү барабыз, көне буе окоп казыйбыз, аннан караңгы төшкәндә өстерәлеп тагын шуның кадәр араны тәпилибез, - дип искә ала Нәҗибә әби.

Көчле салкын җил иссә дә, коеп яңгыр яуса да, эш бер генә минутка да тукталмый. Өс-башлары манма су килеш эшлиләр, көрәк тотып куллары сөялләнеп бетә.

- Безне үлемнән бер көнгә бирелгән 600 грамм ипи коткарып калды. Шуннан башка авызга бернәрсә дә диярлек капкан булмады. Хәлсезләндек, бик алҗыдык, - дип сөйли окоп казыган әби.

Казылган җирнең туфрагын ат белән читкә дә чыгаралар.

- Техника бик аз иде, эшчеләрнең күбесе - хатын-кызлар. Күрсәгез иде сез андагы халыкның күплеген... кырмыска оясымыни, - ди ул.

Шунысына сөенә Нәҗибә апа, зәмһәрир декабрь-январь салкыннары башланганчы аларны авылга кайтарып җибәрәләр.

- Кышкы 30-40 градуста эшләргә туры килсә, туңып та үлгән булыр идек. Кыш көне киткәннәр бик күп газаплар күргәннәр, шунда үлеп калучылары да булган бит, - ди ул.

Окоп казудан кайткач Нәҗибәнең ире Зиннәтулла фронтка китә. Биш елдан соң гына туган якларга әйләнеп кайта.

- Ул вакытта балабыз юк иде әле. Шуңа күрә мин бик озак урман кисүдә эшләдем. Ирем фронттан кайтканда да Кырындыда урман кисүдә идем. Ул шунда килде, - ди ул.

Шәйдуллиннар тыныч тормышта бик бәхетле яшиләр. Биш кызга, бер малайга гомер бирәләр. Зиннәтулла бабай гына күптән гүр иясе инде. Ә Нәҗибә әбигә киләсе елга 94 яшь тула инде.

- Гомер үтте инде, балам. Тыныч тормышта, рәхәттә яшәвебезгә дә бик күп еллар. Әмма шул сугыш елларында күргән газаплар гына онытылырлык түгел, - диде дә күз яшьләрен сөртеп алды ул.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев