Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Казан Кремле: «Өлешчә мобилизация буенча бурычлар билгеләнгән вакытта үтәләчәк»

Чакырылыш этаплы булыр дип көтелә

Россия Президентының  илдә мобилизация чаралары үткәрү турындагы указы Татарстанда билгеләнгән вакытта үтәләчәк. Бу турыда «Татар-информ»га Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләгән.

«Россия Президентының өлешчә мобилизация турындагы указына килгәндә, республика Президенты тарафыннан документ алынды, барлык хезмәтләргә дә эшне оештыру өчен тиешле йөкләмәләр бирелде. Өлешчә мобилизация буенча республика алдына куелган бурычлар билгеләнгән вакытта үтәләчәк», — диде Лилия Галимова.

Искәртик, кичә Россия Президенты Владимир Путин мөрәҗәгать белән чыгыш ясады һәм өлешчә мобилизация үткәрү турындагы указга имза куйды.

Саклану министры Сергей Шойгу белдергәнчә, хәрби тәҗрибәсе булган 300 мең резервист чакырылырга тиеш, бу гражданнарның гомуми саныннан 1 проценттан бераз артыграгын тәшкил итә. Чакырылыш этаплы булыр дип көтелә, студентлар һәм «срочник» солдатлар анда эләкми.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев