Казан циркы филләре Кырым паркына урнаштырылды
Хайваннар кырык елдан артык бөтен дөнья буйлап тамаша куеп йөргән
Казан циркының филләре Кырымда «Тайган» арысланнар паркына китерелде. Дженни белән Магда махсус җиһазланган читлектә яшәячәк. Ике филне илтеп урнаштыру турында парк директоры Олег Зубков YouTube та үз каналында хәбәр итте.
«Хайваннар кырык елдан артык бөтен дөнья буйлап тамаша куеп йөргән, шул сәбәпле, психик сәламәтлекләре какшаган», — дип сөйли интернет кулланучыларга ир-ат.
Зубков филләргә паркта ошаячагына һәм психик хәлатләре нормальләшүгә ышанычын белдерде. Киресенчә булган очракта, аларны аерып ябарга туры киләчәк.
«Бу филләр белән 22 ел йөргән дрессировщик „Тайган“ арысланнар паркындагы фил читлеген күреп, югары бәя бирде», — дип сөйләде парк директоры.
Март азагында, Казан циркында ике фил катнашындагы тамашада бер хайван икенчесе өстенә ауды һәм аны да аяктан еккан иде. Бу хәлдән соң филләрнең берсе эшчегә һөҗүм итүе турында да хәбәр ителде.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев