Казанда яшәүче якташыбыз Миңниса Әхмәтова: "Кырынды – һәрчак күңелемдә"
Язмыш борма-борма иткән сиңа кайтыр юлымны
“Мин гомерем буе иҗатка гашыйк булып яшим. Бу, иң беренче чиратта, дөньяга бик күп иҗади шәхесләр биргән Кырынды җирлегендә тууым, якыннарым арасында иҗатка тартылучылар күп булуы белән бәйледер”, – ди Кырындыда туып-үсеп, бүген Казанда яшәүче якташыбыз Миңниса апа ӘХМӘТОВА.
Гомер бәйрәмен – туган көнен билгеләп үткән көннәрдә Миңниса апа белән бергәләп гомер китабын актардык.
Таҗи Гыйззәт туганы
– Минем бабам Зиннәт Гатауллинны авылдашларым яхшы хәтерлидер. Озак еллар урман хуҗалыгында инспектор булып эшләде ул. Авылда аның исемен йөртүче буа да бар. Бабамның кыш буе чаңгыда йөргәне истә. Аның табигатькә булган эчкерсез мәхәббәте без, оныкларына да күчкән, – ди Миңниса апа. – Ә менә әтием Мөхәммәтнур бик оста баянчы, аккордеончы, җырчы иде. Шигырьләр дә язды. Кулына баянын алып җыр сузса, аңа моңлы тавышы белән әнием Минзилә дә кушыла иде. Әни биюгә дә бик оста булды.
Әнә шундый җырлы-моңлы гаиләдә үскән Миңнисаның да күңелендә иҗади бөреләр уянуы гаҗәп түгел. Тагын бер нечкәлек: Барҗы-Умгада туып-үскән якташыбыз, күренекле татар драматургы Таҗи Гыйззәт әтиләре Мөхәммәтнур ягыннан туганнары аларның.
– Әтинең “Таҗи Гыйззәт кечкенәдән җыр-биюгә оста була. Юк кына нәрсәдән дә нидер уйлап чыгарып сөйли” дип сөйләгәне истә калган, – ди Миңниса апа.
Легендар шәхесләр тәрбиясе
Мәктәптә укыганда стена газеталары чыгаруда, комсомол тормышын җанландыруда, мәдәни чараларны оештыруда башлап йөрүче була Миңниса.
– Мәктәп директоры, укытучы Йосыф ага Мусин, райондашларыбыз арасында “аяклы тарих” дип йөртелүче хөрмәтле мөгаллим Фоат ага Садыйков кебек легендар шәхесләр укыткан чорда белем алуым белән бәхетле мин. Ул елларда авыл яңалыкларын хәбәр итүче радиоузел эшли иде. Ярыша-ярыша яңалыклар әзерли идек без, – дип хәтер яңарта. Бераз алга китеп, шуны әйтергә кирәк: кечкенәдән иҗат уты белән янып яшәсә дә, хезмәт юлы башкача юнәлеш ала аның. Башта Лаеш авыл хуҗалыгы техникумында, аннан Казан авыл хуҗалыгы институтында икътисади юнәлеш буенча белем ала ул. Шуңа күрә хезмәт юлы да, нигездә, шушы белгечлек белән бәйле: озак еллар Кырынды авылының Чапаев исемендәге колхозында ревизор, склад мөдире, бухгалтер вазифаларын башкара. Ике ел Яңавыл почта элемтәсе бүлекчәсендә эшли.
Кырынды авылыннан Филисә Шәйдүләтова аның турында болай ди:
– Мин 1987 елда Кырындыга килен булып төшкәннән соң Миңниса апа белән колхоз бухгалтериясендә бергә эшли башладык. Аның төгәллегенә, саннар дөньясындагы тирән белеменә чын мәгънәсендә соклана идем мин. Баланс, хисаплау буенча сораулар булсынмы, башкасымы – шунда ук төгәл итеп җавап бирә иде ул. Тырышлык, кешелеклелек, җаваплылык кебек сыйфатларга ия булуы белән дә үрнәк иде Миңниса апа.
– Кайда гына эшләсәм дә, иҗаттан, сәхнәдән аерылмадым. Һәрчак иҗат кешеләре белән аралашырга тырыштым, алардан илһам алдым, – ди якташыбыз. Иҗат кешеләре дигәннән, аңа берара Алабугада яшәргә туры килә. Шунда язмыш районыбызның Иске Кызылъяр авылында туып үскән шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Фазыл ага Шәех (Фердинант Шәехов) белән очраштыра.
– Ул чакта Фазыл ага сукырлар җәмгыятен җитәкли иде. Мин дә берара шунда стена газеталары чыгару, концертлар кую кебек җәмәгать эшләрендә бик актив катнаштым. Фазыл агага шигырьләрен кәгазьгә төшерергә дә ярдәм итә идем, – дип сөйли.
Кырынды – һәрчак күңелемдә
2004 елдан бирле Казанда балалары янәшәсендә яши Миңниса апа.
– Кызым Эльвира, улларым Ришат, Фәрис, оныкларым – куанычым да, горурлыгым да бүген, – ди ана.
– Җыр-биюгә, сүзгә оста булсалар да, улларыма да үзем кебек иҗат юлыннан китәргә язмаган, – ди ул. Аның каравы, башка өлкәләрдә ихтирам яулаганнар: Ришат – спорт, Фәрис төзелеш тармагында лаеклы хезмәт куя. Ә менә кызлары Эльвира Фәнис кызы матбугат өлкәсендә эшли.
– Иҗат юлыннан китү хыялымны тормышка ашырганы өчен бик рәхмәтле мин кызыма, – ди Миңниса апа.
– Кайда гына яшәсәм дә, туган авылым Кырынды – һәрчак күңелемдә, Уем белән аның һәр урамын, тыкрыгын барлыйм, авылдашларым белән очрашам. Сайтлар, социаль челтәрләр аша районыбыздагы яңалыклар белән һәрчак кызыксынып торам. Мөхтәрәм авылдашыбыз Габдулла ага Галиевның туган авылыбызга багышланган хикәяләрен бик яратып укыйм. Җиләк җыйган чәчәкле тау битләре төшләремә кереп йөдәтә, – дип дәвам итә. Сүз уңаеннан: Миңниса апа үзе дә өйдә гөлләр үстерергә ярата. Бик сагышланган минутларында кулына каләм алып, хисләрен кәгазьгә терки:
Тау итәгенә салынган
Туган авылым Кырынды.
Язмыш борма-борма иткән
Сиңа кайтыр юлымны...
Туган көнен билгеләп үткән бу көннәрдә газиз туган ягына аеруча еш кайткандыр ул күңеле белән. Аңа кайтыр юлларың борма булса булсын, иң мөһиме, өзелмәсен генә, Миңниса апа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев