Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Көчек авылында фельдшерлык-акушерлык пункты ачылды

Бу – районда республика программасы буенча ачылган ундүртенче медицина учреждениесе

Көчек авылы халкының шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Азат Вәлиев та килде. Ул хәзерге вакытта сәламәтлек кеше өчен иң мөһиме булуын әйтте. Хөкүмәт программалары буенча районда бик күп социаль объектларның сафка басуына басым ясады. 

Район үзәк хастаханәсе баш табибы Эдуард Овчинников соңгы елларда гына “Сәламәтлек“ илкүләм проекты кысаларында районда ундүрт медицина учреждениесенең сафка басуы, җиде “Лада Ларгус“ ашыгыч ярдәм автомобиле бирелүе турында әйтте. Киләсе елга Яңавылда модульле ФАП төзеләчәген хәбәр итте. 

Эдуард Вильевич төрле елларда Көчек авыл җирлеге халкына медицина хезмәте күрсәткән, хезмәт стажлары 30 елдан артып киткән Лена Минһаҗева, Мөнзилә Гыймазетдинова, Әнисә Баһаутдинова, Фәнилә Лотфуллинага тирән хөрмәтен белдерде. Хәзер биредә эшләүче Валентина Уразманова һәм Татьяна Асанбаевага эшләрендә уңышлар теләде. Көчек авылы медицина хезмәткәрләре карамагында бүгенге көндә 470 кеше. 

Авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Нурмөхәммәтов та медицина хезмәткәрләренә авыр эшләрендә җиңеллекләр теләде. 

–    Безнең җирлектә генәт республика программасы буенча Көчектә ветеринария пункты һәм ФАП, Варкләд-Бодьяда кибет ачылды. Киләчәктә дә яңа объектлар сафка басар дип ышанабыз, – диде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев